YouVersion Logo
Search Icon

II Көринтлеләргә хат 1

1
1Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган Паулдан һәм имандашыбыз Тимутәйдән Көринт шәһәрендәге Аллаһы бердәмлегенә һәм Ахая өлкәсендә яшәүче барлык изгеләргә сәлам! 2Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
Паулның Аллаһыга шөкер итүе
3Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласына һәм Атасына дан булсын! Ул – шәфкать күрсәтүче Атабыз, һәрчак юатучы Аллаһы. 4Аллаһы безне барлык авыр хәлләрдә юаткан кебек, Аңардан алган юаныч белән без дә кайгыга тарыганнарның күңелен күтәрә алабыз. 5Мәсих хакына кичергән газапларыбыз арткан саен, Мәсих аша алган юанычыбыз да арта бара. 6Сез юаныч алсын һәм котылсын өчен, без тормыш авырлыклары кичерәбез; Аллаһыдан алган юаныч та безгә сезнең күңелне күтәрү өчен бирелә. Юанычыгыз исә безнең кайгыларга охшаш кайгыларны сезгә түземлек белән кичерергә көч бирә. 7Сезгә булган ышанычыбыз нык, чөнки беләбез: газапларыбызны уртаклашкан кебек, Аллаһы биргән юанычны да уртаклашасыз.
8Имандашлар, Асия өлкәсендә кичергәннәребез турында белми калмагыз дим; без анда көч җитмәслек, чиктән тыш авыр сынауларга дучар булдык, хәтта исән калуга өметебезне югалткан идек. 9Без үзебезне үлем җәзасына хөкем ителгән кебек тойдык, әмма шушы хәл безне үзебезгә түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаһыга өмет багларга өйрәтте. 10-11Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм киләчәктә дә коткарачак. Ул безне алга таба да коткарачак дип өмет итәбез, тик догаларыгыз белән безгә ярдәм итеп торыгыз. Шулчак күп кешеләрнең ялварулары хакына безгә мәрхәмәт бүләк иткәнгә Аллаһыга мул итеп шөкерләр явачак.
Паулның нияте үзгәрү
12Бу дөньяда, бигрәк тә сезнең арада, без ихлас булдык, Аллаһы күңеленә хуш килердәй самимилек белән эш иттек һәм бу дөнья зирәклегенә түгел, Аллаһы мәрхәмәтенә таяндык – без шуның белән горурланабыз, һәм вөҗданыбыз да моңа шаһиттыр. 13-14Без бит сез укый һәм аңлый алырдай нәрсәләрне генә язабыз. Сез инде әйткәннәребезне өлешчә аңлыйсыз, ә мин тулысынча аңларсыз дип өметләнәм, һәм шул очракта Хакимебез Гайсә килер көнне без сезнең мактанычыгыз булгандай, сез дә безнең мактанычыбыз булырсыз.
15Шундый ышанычым булганга күрә, сезнең икеләтә фатиха алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга, 16сездән – Македуниягә, аннан кайтышлый тагын сезгә сугылырга, шуннан соң инде сезнең ярдәмегез белән Яһүдиягә юл алырга уйлаган идем. 17Сезнең карашка, бәлки, мин уйламыйча эш итәмдер? Әллә мин, адәм балаларына хас булганча, бер үк вакытта «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтәмме? 18Аллаһының тугрылыгы белән ант итәм: без сезгә бер үк вакытта әле «әйе», әле «юк» дип әйтмибез. 19Без, ягъни мин, Силас һәм Тимутәй сезгә вәгазьләгән Аллаһы Углы Гайсә Мәсихтә бер үк вакытта «әйе» дә, «юк» та була алмый, Аңарда һәрвакыт «әйе» генә. 20Аллаһы тарафыннан бирелгән бөтен вәгъдәләр Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, шуңа күрә без Аллаһыны данлау өчен «амин»не дә Мәсих исеме белән әйтәбез. 21Мәсих белән рухта берләштереп, Аллаһы безне дә, сезне дә Үзе ныгыта. Май сөртеп, Ул безне Үз хезмәтенә билгеләде, 22мөһере белән тамгалап Үзенеке итте, бирелгән вәгъдәләренең ышанычлы билгесе итеп йөрәкләребезгә Рухын урнаштырды.
23Аллаһыны шаһит буларак чакырам һәм сезгә гомерем белән ант итәм: әлегә кадәр Көринткә мин сезне кызганганга күрә килмәдем. 24Без сезгә иманда ничек яшәргә кирәклеге турында әмер бирергә теләмибез – сез болай да иманыгызда нык торасыз. Без – сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез генә.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Videos for II Көринтлеләргә хат 1