I Петернең хаты 3
3
Хатыннар һәм ирләр
1-2Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шул чакта Аллаһы сүзенә ышанмаган ирләрегез, сезнең пакьлектә, Аллаһыдан куркып яшәвегезне күреп, берсүзсез иман китерерләр. 3Сезнең гүзәллек үрелгән чәчтә, алтын бизәкләрдә, купшы киемнәр кебек тышкы матурлыкта түгел, 4ә бәлки чын йөрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч холыкның сулмас эчке матурлыгында булсын. Аллаһы каршында әнә шул кыйммәтле. 5Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар да элекке заманнарда, ирләренә буйсынып, үзләрен шулай бизәгәннәр. 6Мәсәлән, Сара да, Ибраһимны хуҗам-әфәндем дип атап, аңа күндәм булган. Игелек кылсагыз һәм һичнинди куркуга бирешмәсәгез, сез дә Сара кызлары булырсыз.
7Шулай ук сез дә, ирләр, хатыннарыгызның көчсезрәк зат булуын искә алып, аларга игътибарлы булыгыз. Аларны хөрмәт итегез, чөнки алар да сезнең белән бергә мәңгелек тормышны мирас итеп алачак. Шул вакытта догаларыгызга һичнинди каршылык булмас.
Гаделлек өчен газап чигү
8Ниһаять, һәммәгез бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз. 9Яманлыкка – яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачуланып җавап кайтармагыз. Киресенчә, кешеләрне фатихалагыз, чөнки Аллаһы сезне шуңа чакырды; бары шул чакта гына сез Аллаһы фатихасын мирас итеп алырсыз. 10Язмада әйтелгәнчә,
«Бәхетле яшәргә,
яхшы көннәрне күрергә теләсәң,
телеңне – яманлыктан,
авызыңны мәкерле сүздән тый.
11Явызлыктан читләшеп, яхшылык кыл,
тынычлык эзлә һәм шуңа омтыл,
12чөнки Раббының күзләре тәкъва кешеләргә,
колаклары аларның догасына юнәлгән,
явызлык кылучылардан исә Раббы йөз чөерә».
13Әгәр игелек эшләргә омтыласыз икән, сезгә кем явызлык кылыр?! 14Ә инде гаделлек өчен газап чиксәгез, сез бәхетле. Кешеләрнең янауларыннан курыкмагыз һәм борчылмагыз. 15Әмма йөрәкләрегездә Мәсихне Хаким буларак изге дип олылагыз. Өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә җавап бирергә һәрчак әзер булыгыз. 16Тик моны басынкылык һәм ихтирам белән эшләгез. Вөҗданыгыз саф булсын, шулвакыт Мәсихкә иман итүчеләр буларак игелекле яшәү рәвешегезгә тел тидерүчеләр, сезне гаепләүчеләр оятка калыр. 17Инде Аллаһы ихтыяр кылып, игелекле эшләрегез өчен газап чигәргә язган икән, яман эшләрегез өчен газап чигүдән хәерлерәк бу. 18Мәсих тә бит безне Аллаһыга якынайту максатыннан безнең гөнаһлар өчен бер тапкыр, тәкъва кеше буларак гөнаһлылар хакына газап чикте. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте. 19Шулай итеп, Ул, тоткындагы рухлар янына барып, вәгазь сөйләде. 20Бу рухлар борынгы заманнарда – Аллаһы сабырлык белән Нухның көймә төзеп бетерүен көткән көннәрдә – Аллаһыга буйсынудан баш тартканнар. Әлеге көймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына су өстендә котылып калган. 21Хәзер сезне коткара торган суга чуму йоласы шул ташкын суларны хәтерләтә. Суга чуму – тәннең керен юып төшерү түгел ул, саф вөҗдан белән Аллаһыга мөрәҗәгать итү буларак#3:21 …саф вөҗдан белән Аллаһыга мөрәҗәгать итү буларак… – «саф вөҗдан сорап Аллаһыга мөрәҗәгать итү буларак» дип тә укырга мөмкин., Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткарудыр. 22Күккә ашканнан соң, Ул Аллаһының уң ягыннан урын алды, һәм фәрештәләр дә, хакимлекләр дә, кодрәтләр дә Аңа буйсындырылды.
Currently Selected:
I Петернең хаты 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: