I Петернең хаты 1
1
1-2Гайсә Мәсих рәсүленнән, Петердән, туган җирдән читтә – Понт, Гәләтия, Кәппәдүкия, Асия һәм Битуниядә таралып яшәүчеләргә, итагатьле булсыннар һәм Гайсә Мәсихнең каны ярдәмендә пакьләнсеннәр өчен Атабыз Аллаһы алдан күреп сайлап алганнарга, Рух белән изге ителгән бәндәләргә сәлам!
Мәрхәмәт һәм иминлек сезгә мул итеп бирелсен!
Яңа өмет
3Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына дан булсын! Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтеп, Ул безгә яңа гомер, тере өмет бирде, 4күкләрдә сезнең өчен саклана торган – юкка чыкмас, пакь, шиңмәс мирас әзерләде. 5Ахыргы көннәр килгәндә коткарыр өчен, Аллаһы сезне иманлы булганга саклап тора. 6Шул сәбәпле хәзергә төрле сынаулар аркасында газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. 7Ут белән сыналган, фани дөнья алтыныннан да кыйммәтрәк иманыгыз, сыналып, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерәчәк. 8-9Күрмәгән килеш сез Гайсә Мәсихне яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп ифрат зур, әйтеп бетергесез куаныч кичерәсез.
10Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйланганнар, аның асылына төшенергә теләгәннәр. 11Мәсих кичерәсе газаплар һәм шуннан соң Аңа биреләчәк дан турында алдан белдереп куйган Рухның, ягъни алардагы Мәсих Рухының, кайсы һәм нинди вакытны күрсәтүен аңларга тырышканнар. 12Пәйгамбәрләргә белдерелгән иде ки, алар сөйләгән, хәзер исә күктән иңгән Изге Рух ярдәмендә Яхшы хәбәр булып сезгә ирешкән сүзләр аларның үзләренә түгел, ә бәлки сезгә тәгаенләнгән иде. Бу хәбәрнең серенә хәтта фәрештәләр дә төшенергә тели.
Изге булыгыз
13Шуңа күрә аек акыл белән фикер йөртергә әзер булыгыз. Гайсә Мәсих кайткан көнне сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз. 14Тыңлаучан балаларга охшарга тырышыгыз; Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы сыман, тән нәфесенә иярмәгез. 15Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы ничек изге булса, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. 16Язмада «изге булыгыз, чөнки Мин изге» дип язылган бит. 17Һәркемне эшенә карап тигез күргән Хөкем итүчене Атам дип атыйсыз икән, бу җирдә килмешәк булып яшәгән чакта гомер юлыгызны Аның алдында курку катыш тирән хөрмәт белән үтегез. 18Сезгә мәгълүмдер: ата-бабаларыгыздан сезгә мирас булып күчкән мәгънәсез яшәү рәвешеннән алтын-көмеш ише фани нәрсәләр белән түгел, 19ә гаепсез һәм кимчелексез бәрән кебек булган Мәсихнең каны белән йолып алындыгыз сез. 20Мәсих дөнья яратылганчы ук Аллаһы тарафыннан сайланган иде, әмма сезнең хакка Аллаһы Аны ахыргы көннәрдә генә дөньяга озатып җибәрде. 21Мәсихне үледән терелткән һәм Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм өметегез – Аллаһыда.
22Хакыйкатькә буйсынып, имандашларыгызны туганнарча яратыр өчен сез җаннарыгызны пакьләдегез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз! 23Сез бит череп юкка чыга торган орлыктан түгел, ә бәлки үлмәс орлыктан – Аллаһының тере һәм мәңгелек Сүзеннән яңадан тудыгыз. 24Язмада әйтелгәнчә,
«Һәр җан иясе үлән кебек,
аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге кебек;
үлән кибә,
чәчәк тә шиңә;
25әмма Раббы сүзе мәңге яши».
Бу Сүз – сезгә бирелгән Яхшы хәбәр!
Currently Selected:
I Петернең хаты 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: