I Көринтлеләргә хат 10
10
Потлар турында кисәтү
1Имандашлар, шуны исегезгә төшерергә телим: ата-бабаларыгызның барысы да болыт астында йөрделәр һәм барысы да Кызыл диңгезне кичтеләр. 2Әнә шул болыт астында йөргәндә һәм диңгез кичкәндә алар Муса исеме хакына суга чуму йоласын үтәгәндәй булдылар. 3Барысы да күктән иңгән бер үк рухи ризыкны ашадылар, 4аларны озата йөргән рухи кыядан бер үк рухи эчемлекне эчтеләр. Ул кыя исә Мәсих Үзе иде. 5Әмма бу халыкның күбесе Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм ителде, шуның өчен гәүдәләре чүлдә ятып калды.
6Алар белән булган хәлләрдән сабак алыйк, аларга охшамыйк – яман гамәлләрдән читтә торыйк. 7Аларның кайберләре сыман потларга табынмыйк. Андыйлар хакында Язмада «халык ашарга һәм эчәргә утырды, аннары, торып, илаһлар алдында күңел ачарга тотынды» дип әйтелгән. 8Безнең арада азгынлык булмаска тиеш; аларның кайберләре азгынлыкка бирелде – һәм бер көн эчендә егерме өч мең кеше һәлак булды. 9Кайберәүләр сыман, Мәсихнең түземлеген сынамыйк – алар елан чагуыннан үлде. 10Сукранмагыз! Арада кемнәрдер сукранды, һәм аларны Үлем фәрештәсе һәлак итте.
11Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнгән, ә безгә, заман соңында яшәүчеләргә, нәсыйхәт итеп язылган. 12Нык торам, дип уйлаучы әнә шуңа күрә сак булсын, егыла күрмәсен! 13Сез тарыган сынаулар – кешеләргә килә торган гадәти сынаулар. Аллаһы ышанычлы: көч җитмәстәй сынауларга юл куймаячак, сынауларга түзү өчен котылу юлын да күрсәтәчәк.
14Шуңа күрә, газиз дусларым, потларга табынудан качыгыз. 15Мин сезгә акыллы кешеләргә мөрәҗәгать иткән кебек дәшәм; сөйләгәннәрем турында үзегез фикер йөртегез. 16Аллаһыга рәхмәт белдереп шөкрана касәсеннән эчүебез Мәсих канында катнашыбыз барлыгын аңлата түгелме? Сындырып алган икмәгебез Мәсих тәнендә катнашыбыз барлыгын аңлатмыймы? 17Бер икмәкне уртаклашканга, без бер тәнне тәшкил итәбез, гәрчә күп булсак та.
18Исраил халкына карагыз: корбан итен ашаучылар мәзбәх өстендә корбан китерүдә катнаша түгелме? 19Моның белән нәрсә әйтергә телим мин? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме? 20Әлбәттә, юк! Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, җеннәргә китерәләр, мин исә җеннәр белән аралашуыгызны теләмим. 21Сез бер үк вакытта Хакимебез Гайсә касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмыйсыз, бер үк вакытта Хакимнең дә, җеннәрнең дә табынында катнаша алмыйсыз. 22Раббыны көнләштерергә теләмибездер бит? Әллә без Аңардан кодрәтлерәкме?
Барысын да Аллаһы данлансын өчен эшләгез
23«Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма бар нәрсә файдалы түгел. «Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма бар нәрсә камиллеккә китерми. 24Һәркем үз файдасын түгел, башкаларныкын кайгыртсын.
25Вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, базарда сатыла торган бар ризыкны төпченеп тормыйча ашагыз. 26Язмада әйтелгәнчә, «җир һәм андагы бар нәрсә – Раббыныкы». 27Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра һәм сез анда барырга телисез икән, күңелегез тыныч булсын өчен, тәкъдим ителгән һәр нәрсәне төпченмичә ашагыз. 28Ләкин берәрсе сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, әлеге сүзләрне әйткән кеше хакына, вөҗдан тынычлыгы хакына ашамагыз. 29Вөҗдан дигәннән, сезнекен түгел, шул кешенең вөҗданын күз алдында тотам. Ни өчен кемнеңдер вөҗданы минем иркемне чикләргә тиеш? 30Әгәр ризыкны Аллаһыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык өчен мине нигә шелтәләргә?
31Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме – барысын да Аллаһы данлансын өчен эшләгез. 32Яһүдиләр өчен дә, греклар өчен дә, Аллаһы бердәмлеге өчен дә абындыра торган таш булмагыз. 33Минем кебек, һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышыгыз. Мин үз файдамны түгел, котылсыннар дип, күпләрнең файдасын кайгыртам.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 10: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: