Римлыларга хат 14
14
Имандашыңны хөкем итмә
1Иманы зәгыйфьне, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез. 2Кайберәүләрнең иманы аңа һәртөрле ризыкны ашарга рөхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый. 3Һәрнәрсәне ашаучы кеше һәммә нәрсәне ашамаучы кешегә кимсетеп карамасын, ашамаучы исә ашаучыны хөкем итмәсен, чөнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән. 4Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем?! Ул үз хуҗасы алдында басып тора яки егыла. Торып та басачак, чөнки Хакимебез#14:4 Хакимебез – «Раббы» дип тә аңларга мөмкин. Грек телендәге төп нөсхәдә «Хаким» һәм «Раббы» бер сүз белән бирелә. аны бастырып торгызырга кодрәтле.
5Берәүләр кайсыдыр көнне башка бер көннән мөһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр көнне бертөрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын. 6Бер көнне икенчесеннән мөһимрәк санаган кеше Хакимебез#14:6 Хакимебез – «Раббы» дип тә аңларга мөмкин. (Дүртенче аятьне карагыз.) хөрмәтенә шулай эшли. Ашаган кеше Хаким хөрмәтенә ашый, чөнки Аллаһыга шөкер итә. Ашамаган кеше Хаким хакы өчен ашамый һәм Аллаһыга шөкер итә. 7Безнең беребез дә үзе өчен яшәми һәм беребез дә үзе өчен үлми бит. 8Әгәр яшибез икән – Хаким өчен яшибез, үләбез икән – Хаким өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке. 9Мәсих нәкъ шуның өчен – үлеләр һәм тереләрнең Хакиме булу өчен үлде һәм терелде бит. 10Шулай булгач, син ни өчен имандашыңны хөкем итәсең? Ә менә син ни өчен имандашыңа кимсетеп карыйсың? Без барыбыз да Аллаһының хөкем итү урыны алдына басачакбыз. 11Изге язмада болай дип язылган бит:
«Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, –
Минем алда һәркем тез чүгәчәк,
һәр тел Минем Аллаһы икәнемне таныячак, – ди Раббы»#14:11 Карагыз: «Ишагыйя», 45:23. .
12Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап тотачак.
Имандашыгызны вәсвәсәгә салмагыз
13Шуңа күрә, бер-беребезне хөкем итүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра һәм ега алырдай гамәлләр эшләмәскә карар кылыгыз. 14Хакимебез Гайсәгә иманым нигезендә һичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип беләм һәм шуңа инанам. Әмма кеше нәрсәне дә булса хәрәм дип уйласа, ул нәрсә аның өчен хәрәм була. 15Әгәр ашаган ризыгың имандашыңа кайгы китерә икән, димәк, син аны яратып эш итмисең. Аны ризыгың белән һәлакәткә китермә, Мәсих аның өчен дә үлде бит. 16Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне мәсхәрәләргә юл куймагыз. 17Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан гыйбарәт. 18Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһыга яраклы була һәм кешеләр тарафыннан хупланыла.
19Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшәү һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк. 20Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма кешенең ашаган ризыгы белән башка берәүне абындыруы яхшы түгел. 21Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм имандашыңны абындырырлык һичнинди гамәлләр кылмау яхшы. 22Ышанган карашыңны үзең белән Аллаһы арасында гына саклап тот. Үзе дөрес дип санаган нәрсә өчен үзен хөкем итәрлек сәбәп тапмаучы бәхетле. 23Әмма ризыкны ашарга ярыймы яки юкмы дип шикләнеп тә, аны ашаган кеше хөкем ителер, чөнки болай эшләве иманга туры килми. Ә иманга туры килмәгән һәрнәрсә – гөнаһ.
Currently Selected:
Римлыларга хат 14: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: