Римлыларга хат 11
11
Аллаһының Үз халкын кире какмавы
1Шулай итеп, сездән сорыйм: әллә Аллаһы Үз халкын кире кактымы? Һич тә алай түгел! Мин үзем дә Ибраһим нәселеннән, Беньямин ыругыннан булган исраилимен. 2Аллаһы алдан ук сайлап алган халкын кире какмады. Әллә сез Изге язмада Ильяс хакында нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкы турында Аллаһыга зарланып, ул менә нәрсә дигән: 3«Йа Раббым! Пәйгамбәрләреңне үтерделәр, мәзбәхләреңне җимерделәр. Бер мин генә калдым, җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр»#11:3 Карагыз: «III Патшалар», 19:10-14. . 4Аңа Аллаһының җавабы нинди булды соң? «Ялган илаһ Багал каршында тезләнеп, аңа табынмаган җиде мең кешене Мин Үзем өчен саклап калдым»#11:4 Карагыз: «III Патшалар», 19:18. . 5Хәзерге вакытта да Аллаһы Үз мәрхәмәте белән сайлап алган кешеләр бар, әмма алар күп түгел. 6Аллаһының сайлавы кешеләрнең эшләренә карап түгел, мәрхәмәт белән була. Киресенчә булса, мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде бит.
7Алайса нәрсә соң? Исраил теләгәненә ирешмәде, ә сайланганнар алдылар, башкалар исә туң күңелгә әйләнделәр. 8Изге язмада язылганча:
«Бүгенге көнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте,
аларга күрми торган күзләр,
ишетми торган колаклар бирде»#11:8 Карагыз: «Канун», 29:4; «Ишагыйя», 29:10. .
9Давыт та әйтә:
«Аш табыны үзләре өчен тозак һәм ятьмә,
киртә һәм җәза булсын.
10Күзләре караңгыланып, күрмәс булсыннар,
аркалары гомерлеккә бөкрәеп калсын»#11:9-10 Карагыз: «Зәбур», 68:23-24. .
Башка халыкларның котылуы
11Шулай булгач, сорыйм: әллә исраилиләр бөтенләй егылу өчен абындылармы? Һич юк! Абынулары башка халыкларга котылу алып килде һәм бу исраилиләрдә көнчелек уятты. 12Әгәр аларның абынулары дөньяга, уңышсызлыклары башка халыкларга мул фатихалар бирсә, исраилиләрнең Аллаһыга тулысынча буйсынуы#11:12 …исраилиләрнең Аллаһыга тулысынча буйсынуы… – Бу сүзләрне «исраилиләрнең саны кирәк кадәр булуы» дип тә аңларга мөмкин. тагын да күбрәк фатиха китерер!
13Сезгә – яһүди булмаганнарга әйтәм. Яһүди булмаганнарның рәсүле буларак, үз хезмәтемне югары бәялим. 14Үз халкымда булганнарда, шул рәвешчә көнчелек уятып, аларның кайберләрен коткара алуыма өметләнәм. 15Әгәр аларның кире кагылуы дөньяны Аллаһы белән татулаштырса, аларны кабул итүе нәрсә булыр соң? Бу – үлеләрнең терелүе булыр! 16Аллаһыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, ул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изгедер. Тамыр изге икән, ботаклар да изге.
17Әгәр зәйтүн агачының кайбер ботаклары сындырылып, калган зәйтүн ботаклары арасына син – кыргый зәйтүн агачының ботагы ялганып, зәйтүн агачының юан тамырыннан туенсаң, 18сындырылган ботаклар алдында тәкәбберләнмә. Тәкәбберләнсәң, хәтереңә төшер: тамырны син түгел, сине тамыр тотып тора. 19Бәлки син: «Ботакларны мине ялгау өчен сындырдылар», – дип әйтерсең. 20Дөрес. Аларны иман итмәгәнгә сындырдылар, ә сине урыныңда иман итүең тотып тора. Шуңа күрә, борыныңны күтәрмә, киресенчә, сак бул! 21Аллаһы табигый ботакларны кызганмаган икән, сине дә кызганмас бит. 22Шуның өчен, кара: Аллаһы игелекле дә, кырыс та. Ул юлдан язганнарга карата кырыс, ә инде Аның игелеклелегенә өмет багласаң, сиңа игелек кылыр. Югыйсә син дә кисеп ташланырсың. 23Әмма юлдан язганнар да, имансыз булып калмасалар, кире ялганырлар, чөнки Аллаһы аларны яңадан ялгый ала. 24Табигатең белән туры килгән кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, бакчада үскән зәйтүн агачына табигатькә каршы ялгангансың икән, сындырылган табигый ботаклар яңадан үз агачына бигрәк тә ялганыр!
Исраил халкының котылуы
25Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын өчен, бу сернең сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларның кирәк кадәр саны Аллаһы Патшалыгына кергәнче, Исраилнең бер өлеше тискәреләнүен дәвам итәчәк. 26Шулай итеп, Изге язмада язылганча, бөтен Исраил халкы котылачак:
«Сионнан Коткаручы киләчәк
һәм имансызлыкны Ягъкуб токымыннан алып ташлаячак.
27Мин гөнаһларын алып ташлармын,
алар белән килешүем менә шул булыр»#11:26-27 Карагыз: «Ишагыйя», 59:20-21; 27:9; «Иремия», 31:33-34. .
28Яхшы хәбәргә килгәндә, исраилиләр сезнең хакка Аллаһыга дошман, ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сөеклеләре булып кала. 29Чөнки Аллаһының бүләкләре һәм чакыруы кайтарып алынмас. 30Кайчандыр сез Аллаһыга буйсынмадыгыз, ә хәзер исраилиләрнең буйсынмаулары аркасында шәфкать алдыгыз. 31Сезгә күрсәтелгән шәфкать аркасында шәфкать алу өчен, алар да хәзер Аллаһыга буйсынмас булдылар. 32Үзенең шәфкатьлелеген күрсәтер өчен, Аллаһы кешеләрнең һәммәсен дә бусынмаучылык тоткыны итте.
33Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур!
Зирәклеге һәм белеме никадәр тирән!
Хөкемнәре акыл ирешмәслек,
юллары эзләп тапмаслык!
34«Раббының уй-фикерләренә кем төшенгән?
Кем киңәшче булган Аңа?»#11:34 Карагыз: «Ишагыйя», 40:13.
35«Аллаһы кире кайтарырдай,
кем Аңа нәрсә дә булса биргән?»#11:35 Карагыз: «Әюб», 41:3.
36Һәммәсе Аңардан, Аның аша һәм Аның өчен бит. Аңа мәңгегә дан! Амин.
Currently Selected:
Римлыларга хат 11: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015