YouVersion Logo
Search Icon

Филиппуйлыларга хат 3

3
Мәсих барысыннан да бөегрәк
1Имандашларым, йомгаклап әйтәм, Хаким Гайсәнеке булганга куаныгыз. Сезгә бер үк нәрсәләр турында язу миңа һич тә мәшәкать тудырмый, һәм бу сезнең өчен дә саклану чарасы булыр.
2«Этләрдән» – яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дөрес түгел сөннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз! 3Чын сөннәтлеләр – без, тән йолаларына таянучылар түгел, Аллаһыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар һәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар. 4Хәер, мин андый йолаларга да таяна алыр идем. Әгәр башка берәү тән йолаларына таянырга уйласа, моның өчен тагын да күбрәк сәбәбем бар: 5мин, туып, сигезенче көнне сөннәткә утыртылганмын, Исраил халкыннан, Беньямин ыругыннан, гыйбри#3:5 Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы. ата-анадан туган гыйбри булып, яһүдиләр Канунына буйсынган фарисей идем. 6Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде Канун таләп иткән хаклыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде.
7Әмма хәзер исә минем өчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм. 8-9Алай гына да түгел, Хакимем Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Мәсих хакына мин һәрнәрсәдән баш тарттым, Аңа ия булу һәм Аныкы булуым ачык күренсен өчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Хаклыгым Канунны үтәү аша түгел, Мәсихкә иман аша, ул Аллаһыдан һәм иманга нигезләнгән. 10Мин Мәсихне танырга һәм Аның үледән терелү кодрәтен белергә, газапларын уртаклашырга, үлемендә Аңа охшарга 11һәм ничек булса да үледән терелтелүгә ирешергә өметләнәм.
Максатка ирешергә омтылу
12Мин инде боларның барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма мин барысын үземнеке итәргә тырышам, чөнки Гайсә Мәсих мине Үзенеке итте бит. 13Имандашлар, мин үз теләгемә ирештем дип санамыйм, үткәнемне онытып һәм алга омтылып, 14максатыма ашкынам, Аллаһы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә – күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам. 15Безнең арада кем дә булса рухи яктан җитлеккән икән, шулай ук фикер йөртергә тиеш. Әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы моны да сезгә ачачак. 16Тик тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик.
17Имандашлар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз. 18Күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сөйләдем бит, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм. 19Аларның ахыры – һәлакәт, аларның илаһы – карын, аларның даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дөньяви гамәлләр турында уйлыйлар. 20Безнең ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Хакимебез Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып көтәбез. 21Ул зәгыйфь тәнебезне үзгәртер һәм һәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алырлык көче ярдәмендә Үзенең күркәм тәненә охшашлы итәр.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in