Саннар 32
32
Рубин, Гәд ыругларына һәм Менашше ыругының бер яртысына бирелгән җир
1Рубин һәм Гәд угылларының көтүләре бик зур иде, һәм алар Ягызер һәм Гилыгад җирләренең көтү йөртү өчен яраклы урын икәнен күрделәр. 2-3Гәд һәм Рубин угыллары, Муса белән рухани Элгазар һәм халык җитәкчеләре янына килеп:
– Атарот, Дибон, Ягызер, Нимра, Хишбун, Элгале, Себам, Нәбу һәм Бегон – 4Исраил халкы өчен Раббы тар-мар иткән җирләр терлек йөртергә хәйран шәптер; ә без, синең колларың, терлек көтәбез, – дип әйттеләр. 5Аннары: – Әгәр без синең күз алдыңда шәфкать казанганбыз икән, бу җирне, биләмә итеп, без хезмәтчеләреңә бир; безне Үрдүннең аръягына чыгарма, – дип өстәделәр.
6Гәд һәм Рубин угылларына Муса:
– Кардәшләрегез сугышка барачак, ә сез монда калырсызмы?! 7Ни өчен сез исраилиләрнең Раббы бирәсе җиргә бару теләген сүрелдерәсез? – диде. – 8Раббы биргән җирне карар өчен, мин сезнең аталарыгызны Кадыш-Барниадан җибәргәч, алар да нәкъ менә шулай эшләгән иде. 9Эшкүл үзәнлегенә барып җитеп, ул якларны күргәч, алар да исраилиләрнең Раббы бирәсе җиргә бару теләген сүрелдергән иде. 10Шул көнне Раббының ачуы кабарды, һәм Ул ант итеп әйтте: 11«Мин, ант эчеп, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка вәгъдә иткән җирләрне Мисырдан чыккан, яше егермедән узган кешеләр күрмәсләр, чөнки алар бөтен күңелләре белән Миңа буйсынмадылар. 12Бу исәпкә кынази Ифунни углы Кәлеб белән Нун углы Ешуа гына керми, чөнки алар Раббыга бөтен күңелләре белән буйсындылар». 13Раббының Исраилгә ачуы кабарды, һәм Аның алдында яманлык кылган бу буынны Ул, тәмам юкка чыгарганчы, кырык ел буе, чүлдә йөртте.
14– Инде менә сез – гөнаһлы буын – аталарыгыз урынына калып, Раббының Исраилгә каршы ачуын тагын да ныграк кабартасыз. 15Әгәр сез Аңардан йөз чөерсәгез, Исраил халкын Ул чүлдә калдырачак, һәм сез, шулай итеп, халыкны тәмам харап итәчәксез.
16Гәд һәм Рубин угыллары, Муса янына килеп:
– Без монда көтүләребез өчен сарык араннары һәм балаларыбыз өчен шәһәрләр корырбыз, – диделәр. – 17Шуннан соң, коралланып, исраилиләр үзләренә тәгаенләнгән җирләргә барып урнашканчы, алар алдыннан барырбыз. Ә балаларыбыз, җирле халыктан сакланып хәвеф-хәтәрсез яшәсен өчен, ныгытылган шәһәрләрдә калсын. 18Исраилиләрнең һәрберсе үзенә биләмәгә җир алганчы, без өйләребезгә кайтмабыз. 19Үрдүннең аръягында без алар белән бергә биләмәгә җир алмабыз, чөнки безнең биләмәләр Үрдүннең бу ягында – көнчыгыш тарафында булачак.
20-22Муса аларга әйтте:
– Әгәр шулай эшлисез һәм, коралланып, Үрдүннең аръягына Раббы алдында Аның хакына сугышка барасыз икән, ул чакта сез, Раббы Үзенең дошманнарын тар-мар итеп бөтен җирне яулап алганнан соң, монда кире кайта алырсыз – Раббы алдында да, Исраил алдында да гаепле булмассыз, һәм бу җир Раббы күз алдында сезнең биләмәгез дип исәпләнер.
23– Әгәр шулай эшләмәсәгез, Раббы алдында гөнаһ кылган саналырсыз, һәм белегез: шул чакта җәзасыз калмассыз! 24Балаларыгыз өчен шәһәрләр төзегез, сарыкларыгыз өчен араннар корыгыз, шулай ук биргән вәгъдәгезне дә үтәгез.
25Гәд угыллары белән Рубин угыллары Мусага әйттеләр:
– Без – синең хезмәтчеләрең, әфәндебез. Ничек кушсаң, шулай эшләрбез! 26Балаларыбыз вә хатыннарыбыз, көтүләребез, барча терлегебез монда – Гилыгад шәһәрләрендә калсын. 27Ә синең хезмәтчеләрең, коралланып, әфәндебез кушканча, Раббы алдында сугышка барыр өчен, Үрдүн аръягына чыгар.
28Муса алар хакында рухани Элгазарга, Нун углы Ешуага һәм исраилиләрнең ыруг башлыкларына әмер бирде. 29Муса болай дип әйтте:
– Әгәр Гәд һәм Рубин угыллары, сугышка коралланып, Раббы алдында сезнең белән бергә Үрдүннең аръягына чыгалар икән, шул чакта сез, ул җирне яулап алганнан соң, Гилыгадны биләмә итеп аларга бирегез. 30Әгәр алар сезнең белән бергә Үрдүн аръягына чыкмыйлар икән, ул чагында сезнең белән бергә Кәнган җирендә биләмә алсыннар.
31Гәд һәм Рубин угыллары болай дип җавап бирделәр:
– Без – синең хезмәтчеләрең. Раббы ничек боерса, шулай эшләрбез! 32Без, коралланып, Раббы алдында Кәнган җиренә барачакбыз, әмма безгә биләмә итеп биреләсе җирләр Үрдүннең бу ягында булсын.
33Муса, шулай итеп, амориләр патшасы Сихон патшалыгын һәм Башан патшасы Ог патшалыгын шәһәрләре вә шәһәрләр тирәсендәге җирләре белән бергә Гәд һәм Рубин угылларына, Йосыф углы Менашше ыругының бер яртысына бирде.
34-36Гәд угыллары Дибон, Атарот, Арогыр, Атрот-Шофан, Ягызер, Йөгбеһа, Бәйт-Нимра, Бәйт-Һаран шәһәрләрен ныгыттылар һәм сарык араннары кордылар. 37-38Ә Рубин угыллары, Хишбун, Элгале, Кыръятаим, Нәбу, Багал-Мегон (кайбер шәһәрләрнең исемнәре үзгәртелгән) һәм Сибма шәһәрләрен тергезеп, аларга яңа исемнәр бирделәр.
39Менашше углы Мәкирнең нәсел варислары, Гилыгадка китеп, аны басып алдылар һәм анда яшәгән амориләрне куып чыгардылар. 40Муса Гилыгадны Менашше углы Мәкиргә бирде, һәм аның нәселе шунда урнашты. 41Менашше нәселеннән булган Яһир амориләрнең авылларын басып алды һәм аларны Яһир авыллары дип атады. 42Нобах исә Кынатны һәм аның тирәсендәге шәһәрләрне басып алды һәм аны үз исеме белән Нобах дип атады.
Currently Selected:
Саннар 32: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015