YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 31

31
Мидьяниләргә каршы сугыш
1Раббы Мусага әйтте:
2– Исраилиләр өчен мидьяниләрдән үч ал. Шуннан соң син үлгән ата-бабаларың белән кушылырсың.
3Муса халыкка әйтте:
– Мидьяниләрдән Раббының үчен алыр өчен, ирләрегез арасыннан сугышчыларны коралландырыгыз. 4Исраил ыругларының һәркайсыннан мең кеше сугышка әзерләнсен.
5Һәрбер Исраил ыругыннан меңәр кеше сайланып, барлыгы унике мең кораллы сугышчы сафка басты. 6Муса, һәр ыругтан берәр мең гаскәрине сайлап алып, рухани Элгазар углы Пинхәс белән бергә сугышка озатты. Пинхәс Изге бүлмә савытларын һәм хәбәр сала торган быргыларын алды.
7Раббы Мусага әмер иткәнчә, алар мидьяниләргә һөҗүм иттеләр һәм әлеге халыкның барча ир затын кырып бетерделәр. 8Башка ирләр белән беррәттән алар мидьяниләрнең биш патшасын – Эви, Рәкым, Сур, Хүр һәм Ребаны үтерделәр, шулай ук Бигур углы Билгамны да кылычтан уздырдылар; 9мидьяниләрнең хатыннарын һәм балаларын әсир иттеләр, терлекләрен, көтү-көтү малларын, мал-мөлкәтләрен үзләренә алдылар; 10мидьяниләр яшәгән барлык шәһәр һәм торак урыннарын яндырдылар. 11Кулга төшергән һәммә нәрсәне – әсирләрдән алып терлеккә кадәр 12бар ганимәтне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында урнашкан станнарына – Муса белән рухани Элгазар һәм Исраил халкы янына алып кайттылар.
13Муса белән рухани Элгазар һәм халыкның барлык җитәкчеләре аларны каршыларга станнан чыктылар. 14-15Сугыштан кайтып килүче гаскәрбашларына – меңбашларына һәм йөзбашларына – ачуланып, Муса шунда:
– Сез барлык хатын-кызларны исән калдырдыгызмыни?! – диде. – 16Шул хатыннар исраилиләрне, Билгам киңәше белән илаһлары Пигурга табындырып, Раббыга хыянәт итәргә мәҗбүрләделәр! Раббы халкы арасында таралган үләт шуннан соң башланды бит. 17Барлык ир балаларны һәм ир күргән хатыннарны үтерегез! 18Ә ир затын белмәгән кызларны үзегез өчен калдырыгыз.
19Шуннан Муса әйтте:
– Арагызда кеше үтергән яисә мәеткә орынган затлар булса, җиде көн дәвамында станга аяк басмасыннар. Сез үзегез вә әсирләрегез өченче һәм җиденче көндә пакьләнергә тиеш. 20Барлык кием-салымнарыгызны, күн һәм тире әйберләрегезне, кәҗә мамыгыннан эшләнгән бар нәрсәгезне, шулай ук барлык агач савытларыгызны чистартыгыз.
21Рухани Элгазар сугышта йөреп кайткан сугышчыларга әйтте:
– Раббы Мусага әмер иткән канунның кагыйдәсе менә шундый: 22-23алтын, көмеш, бакыр, тимер, ак һәм кара кургашны – утта янмый торган бар нәрсәне чистартыр өчен, ялкын аша уздырыгыз, аннары пакьләү суы белән юыгыз. Ә утта яна торган бар нәрсә пакьләү суы белән чистартылсын. 24Җиденче көндә киемнәрегезне юыгыз, шуннан соң пакь булырсыз һәм станга кайта алырсыз.
Ганимәтне бүлү
25Раббы Мусага әйтте:
26– Рухани Элгазар һәм халыкның гаилә башлыклары белән бергә әсирләрне һәм терлекне исәпкә алыгыз. 27Ганимәтне тигез ике өлешкә бүлеп, бер яртысын – сугышта катнашканнарга, икенче яртысын калган халыкка бир. 28Сугышта катнашканнарның өлешеннән һәр биш йөзенче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны ал да, Раббыга салым итеп, 29Аның алдында күтәреп селкегән бүләк рәвешендә, рухани Элгазарга тапшыр. 30Исраил халкы өлешеннән һәр илленче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бир.
31Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Муса белән рухани Элгазар шулай эшләделәр.
32Үзләренә калдырган мөлкәтне санамаганда, сугышта катнашкан кешеләр кулга төшергән байлык: вак терлектән – алты йөз җитмеш биш мең баш, 33эре терлектән – җитмеш ике мең баш, 34алтмыш бер мең баш ишәк, 35шулай ук ир белмәгән утыз ике мең кыз.
36Бөтен ганимәтнең яртысы, ягъни сугышта катнашканнарның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш, 37шулардан алты йөз җитмеш бише Раббыга салым итеп бирелде; 38эре терлектән – утыз алты мең баш, шулардан җитмеш икесе Раббыга салым итеп бирелде; 39утыз мең биш йөз баш ишәк, шулардан алтмыш бере Раббыга салым итеп бирелде; 40уналты мең кеше, шулардан Раббыга салым итеп утыз икесе бирелде.
41Муса, Раббы әмер иткәнчә, Аның алдында күтәреп селкегән бүләкне – Раббыга дигән салымны – Элгазарга тапшырды.
42Сугышта катнашучылар алып кайткан ганимәттән Муса исраилиләр өчен аерып алган өлеш, 43ягъни халыкның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш, 44эре терлектән – утыз алты мең баш, 45утыз мең биш йөз баш ишәк, 46уналты мең кеше. 47Муса, Раббы әмер иткәнчә, исраилиләр өлешеннән кеше һәм терлекнең илледән берен Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бирде.
48Шуннан соң меңбашлары һәм йөзбашлары Муса янына килеп әйттеләр:
49– Без, синең хезмәтчеләрең, үзебезнең кул астындагы сугышчыларны санап чыктык – берсен дә югалтмаганбыз. 50Раббы җаннарыбызны саклап калсын өчен, кулга төшергән алтын әйберләрне – кулбашына кия торган беләзекләрне, йөзекләрне, кул беләзекләрен, алкаларны һәм муенсаларны – без Аңа бүләк итәбез.
51Муса белән рухани Элгазар алардан шушы алтынны – бөтен алтын әйберләрне кабул иттеләр. 52Меңбашлары вә йөзбашлары Раббыга бүләк итеп китергән алтын уналты мең җиде йөз илле шәкыл булды. 53Гаскәриләр исә сугышта кулга төшергән алтынны үзләрендә калдырды. 54Муса белән рухани Элгазар алтынны меңбашларыннан вә йөзбашларыннан алдылар да, исраилиләр истәлеге итеп, Раббы каршына, Очрашу чатырына китерделәр.

Currently Selected:

Саннар 31: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in