Саннар 30
30
1Раббы әмер иткәннәрнең һәммәсен Муса исраилиләргә сөйләп бирде.
Әйткән нәзерне үтәү турында
2Муса исраилиләрнең ыруг башлыкларына әйтте:
– Раббы менә нәрсә әмер итте: 3«Әгәр кем дә булса Раббыга нәзер әйтсә яки үзен антлы вәгъдә белән бәйләсә, ул үзенең биргән сүзен бозмасын һәм авызыннан чыккан һәр сүзен үтәсен.
Хатын-кызларның әйткән нәзерне үтәүләре турында
4Әгәр бер хатын яшь чагында, атасы өендә торган вакытта, Раббыга нәзер әйтсә яки үзен вәгъдә белән бәйләсә, 5һәм аның атасы кызының нәзерен яки вәгъдә белән бәйләнгән булуын ишетсә һәм бу хакта бер сүз дә әйтмәсә, ул очракта кызның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала. 6Әгәр дә атасы, бу хакта ишетеп, аңа рөхсәт итмәсә, ул очракта кыз үзенең нәзереннән яки вәгъдәсеннән азат булачак. Раббы аны кичерәчәк, чөнки кызның атасы ризалыгын бирмәде.
7Әгәр нәзер әйткән яки уйламыйча вәгъдә биргән хатын, кияүгә чыгып, 8бу хакта иренә мәгълүм булса, һәм ире ишетеп тә берни әйтмәсә, хатынның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала. 9Әгәр ире, бу хакта ишетеп, хатынына рөхсәт итмәсә, әлеге хатын әйткән нәзереннән яки уйламыйча биргән вәгъдәсеннән азат булачак, һәм Раббы аны кичерәчәк.
10Тол яки иреннән аерылган хатынның әйткән нәзере һәм биргән вәгъдәсе үтәлергә тиеш.
11Әгәр иренең өендә хатын нәзер әйтсә яки үзен антлы вәгъдә белән бәйләсә, 12һәм ире бу хакта ишетеп тә бер сүз әйтмәсә – хатынын тыймаса, ул очракта хатынның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала. 13Әгәр ире, бу хакта ишетеп, хатынының нәзерен яки вәгъдәсен кире какса, әйткән нәзереннән яки авызыннан чыккан вәгъдәсеннән хатын азат булачак. Раббы аны кичерәчәк, чөнки аның ире ризалыгын бирмәде. 14Шул рәвешле, ире хатынының вәгъдәсен яки нәзерен расларга да, кире кагарга да мөмкин. 15Әгәр ире хатынының нәзере яки вәгъдәсе хакында ишеткән көнне дә, аннан соң да берни әйтмәсә, димәк, хатынының нәзер-вәгъдәсен ул раслый дигән сүз, чөнки бу хакта ишетеп тә хатынына ул бер сүз әйтмәде. 16Әгәр ир кеше әлеге нәзер-вәгъдәне күпмедер вакытлар үткәннән соң гына кире кага икән, нәзернең үтәлмәве өчен хатынының гаебен ул үз өстенә ала».
17Ир белән хатын арасындагы яисә, яшьлегендә атасы өендә яшәгәндә, кызы белән атасы арасындагы мөнәсәбәтләр хакында Раббының Мусага әмер иткән кагыйдәләре әнә шулар иде.
Currently Selected:
Саннар 30: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015