Саннар 21
21
Арад патшасының җиңелүе
1Нәгеб чүлендә яшәүче кәнгани Арад патшасы, исраилиләрнең Атарим юлыннан килүен ишетеп, аларга каршы сугыш ачты һәм берничәсен әсир итеп алды. 2Шулчак исраилиләр Раббыга нәзер итеп әйттеләр:
– Бу халыкны безнең кулга тапшырсаң, аларның шәһәрләрен тәмам юк итәчәкбез.
3Раббы, исраилиләрнең тавышын ишетеп, кәнганиләрне аларның кулына тапшырды, һәм исраилиләр тегеләрне шәһәрләре белән бергә тәмам юк итте. Шуңа күрә бу урынны Хорма#21:3 Хорма – яһүдчә «тулысынча һәлак булу» мәгънәсендә. дип атадылар.
Бакырдан ясалган елан
4Эдом илен әйләнеп үтү өчен, алар Һор тавыннан соң Камышлы диңгезгә таба юл алдылар. Юлда халыкның күңеле төшенкелеккә бирелә башлады. 5Аллаһы белән Мусадан зарланып, халык сукранырга тотынды:
– Ни өчен безне Мисырдан алып чыктыгыз, без чүлдә һәлак булсын дипме?! Чөнки монда икмәк тә, су да юк, һәм бу яраксыз ризыктан инде күңелебез бизде.
6Раббы шунда халык арасына агулы еланнар җибәрде; алар халыкны чагарга тотындылар, һәм исраилиләрнең күбесе үлде. 7Халык Муса янына килеп әйтте:
– Раббыга һәм сиңа каршы сөйләп, без гөнаһ эшләдек; Раббыдан ялварып сора – еланнарны бездән алсын.
Муса халык өчен гыйбадәт кылып ялварды, 8һәм Раббы аңа:
– Елан сыны яса да озын колга башына беркет: елан чаккан һәркем аңа карап тереләчәк, – диде.
9Шуннан Муса, бакырдан елан сыны ясап, озын колга башына беркетте, һәм елан чаккан һәркем аңа карап исән калды.
Мәабка сәфәр кылу
10Исраилиләр юлларын дәвам иттеләр һәм, Обутка җитеп, чатырларын кордылар. 11Аннары, Обуттан кузгалып китеп, Мәабның көнчыгыш чигендәге чүлдә, Ие-Әбаримдә чатырларын кордылар. 12Икенче тукталышны алар Зеред үзәнлегендә ясадылар. 13Ул урыннан китеп, Арнон елгасының аръягында, амориләр җиренә чиктәш булган чүлдә, чатырларын кордылар. Мәаб белән амориләр арасындагы чик шул Арнон елгасы буйлап уза иде. 14-15Шуңа күрә Раббының Сугышлар китабында бу хакта болай диелгән: «Суфадагы Ваһеб шәһәре, Арнон елгасы, аның кушылдыклары, Мәаб чиге буйлап Ар шәһәренә таба сузылган сөзәклекләр».
16Шуннан алар Беерга#21:16 Беер – яһүдчә «кое» мәгънәсендә. таба юнәлделәр. Раббының Мусага «Халыкны җый, аларга су бирәчәкмен» дигән коесы әнә шунда иде.
17Шулчак исраилиләр менә мондый җыр башлады:
«Әй кое, су белән тулы бул!
Без сине җырларда җырларбыз.
18Син – башлыклар казыган,
хөкемдарлык таяклары, юл таяклары белән
халык җитәкчеләре казыган кое».
Соңыннан исраилиләр чүлдән Маттана шәһәренә юнәлделәр. 19-20Маттанадан – Нахалиелгә, Нахалиелдән – Бамотка, Бамоттан – чүлдә калкып торган Фесгә тавына таба, Мәаб җирендәге үзәнлеккә юл алдылар.
Исраилиләрнең Сихон патшаны һәм Ог патшаны җиңүе
21Исраилиләр, амориләр патшасы Сихонга илчеләр җибәреп, аңа болай диделәр:
22– Җиреңнән узарга рөхсәт ит. Без синең кырларыңа һәм йөзем бакчаларыңа кермәбез, коеларыңнан су эчмәбез, чикләреңне узып киткәнче, патша юлыннан гына барырбыз.
23Әмма Сихон исраилиләргә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Сихон үзенең бөтен халкын җыйды да, исраилиләргә каршы чүлгә чыгып, Яһаска кадәр килде һәм алар белән сугышты. 24Сугышта исраилиләр Сихон гаскәрен җиңде һәм Арнон елгасыннан алып Яббок елгасына, ягъни аммониләр чигенә кадәр, аның җирен яулап алды. Әмма шуннан ары бара алмадылар, чөнки аммониләрнең чиге нык иде. 25Исраилиләр амориләрнең барлык шәһәрләрен, шул исәптән Хишбунны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны басып алдылар һәм шуларда урнашып калдылар.
26Хишбун – амориләр патшасы Сихонның шәһәре иде. Сихон, Мәабның элекке патшасына каршы сугышып, Арнон елгасына кадәр аның бөтен җирен тартып алган булган. 27Менә шуңа күрә дә шагыйрьләр болай ди:
«Хишбунга килегез – яңадан төзелсен ул,
Сихонның шәһәре яңадан ныгысын!
28Чөнки Хишбун шәһәреннән – ут,
Сихонның шәһәреннән ялкын чыгып,
Мәабтагы Ар шәһәрен дә,
Арнон буендагы биеклекләрнең хуҗаларын да ялмап алды.
29Әй Мәаб, кайгы сиңа!
Син, Кемошка#21:29 Кемош – Мәаб илаһының исеме. табынучы халык, һәлак булдың!
Кемош угыллары качакка әйләнде,
ә кызлары исә амориләр патшасы Сихонга әсирлеккә төште.
30Без аларны уклар атып тар-мар иттек,
Хишбуннан Дибонга кадәр һәммәсен юк кылдык.
Медеба янындагы Нофахка кадәр вәйран иттек аларны».
31Исраилиләр, шулай итеп, амориләр җирендә яшәп калды. 32Муса, Ягызер шәһәрен күзәтеп-тикшереп кайтыр өчен, шымчылар җибәрде. Шуннан соң алар Ягызерны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны яулап алдылар, анда яшәүче амориләрне куып җибәрделәр.
33Аннары исраилиләр, борылып, Башанга бара торган юл белән киттеләр. Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Эдрегый шәһәре янында исраилиләргә каршы сугышырга чыкты.
34Раббы Мусага әйтте:
– Огтан курыкма, чөнки Мин аны бөтен халкы, җире белән синең кулга бирәм, һәм син аңа Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең.
35Шулай итеп, исраилиләр, Огның үзен, угылларын һәм бөтен халкын соңгы кешесенә кадәр кырып бетереп, җирен яулап алдылар.
Currently Selected:
Саннар 21: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: