Маттай 25
25
Ун кыз хакында гыйбрәтле хикәя
1Күкләр Патшалыгы ул вакытта менә нәрсәгә охшар. Күз алдыгызга китерегез: ун кыз, кулларына яктырткычлар тотып, кияү каршыларга чыккан. 2Бишесе – ахмак, калган бишесе исә акыллы булган. 3Ахмаклары яктырткычларын алганнар, ә май алмаганнар. 4Акыллылары исә яктырткычлар белән бергә чүлмәкләрдә май да алганнар. 5Кияү тоткарланганлыктан, кызлар йокымсырый башлаган һәм йоклап та киткәннәр.
6Төн уртасында: «Кияү килә, аны каршыларга чыгыгыз!» – дип кычкырган тавыш ишетелгән. 7Шул вакытта бөтен кызлар уянып китеп, яктырткычлары яхшырак янсын өчен, аларны рәтләгәннәр. 8Ахмаклары акыллыларга: «Безнең яктырткычларыбыз сүнә, безгә бераз май бирегезче», – дип әйткәннәр. 9Ә акыллылары: «Юк, безнең май бөтенебезгә дә җитмәс. Иң яхшысы, сатучыларга барып, май сатып алыгыз», – дигәннәр.
10Әмма алар сатып алырга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршылау өчен, барын да әзерләп куйган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган.
11Аннан соң калган кызлар да килгәннәр. «Әфәнде, безгә ач әле!» – дип әйткәннәр алар. 12Ләкин ул: «Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган.
13Шуңа күрә уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез, – диде Гайсә.
Хезмәтчеләргә бирелгән акчалар турында гыйбрәтле хикәя
14Ул вакытта болай булыр: бер кеше, чит илләргә киткәнче, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган. 15Һәркайсына сәләтенә карап: берсенә ул – биш талант, икенчесенә – ике талант һәм өченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган, ә үзе китеп барган. 16Биш талант алганы, шунда ук эшкә керешеп, тагын биш талант казанган. 17Ике талант алганы да шулай ук тагын ике талант казанган. 18Ә бер талант алганы исә, китеп, хуҗасының акчаларын яшереп, җиргә күмеп куйган.
19Күп вакыт үткәннән соң, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисаплашуларын таләп иткән. 20Биш талант алганы тагын бишне китергән. «Хуҗам, – дигән ул, – син миңа биш талант бирдең. Кара, мин тагын бишне эшләп таптым». 21Хуҗасы аңа болай дигән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, хуҗаңның шатлыгын уртаклаш».
22Ике талант алганы да килеп: «Хуҗам, син миңа ике талант бирдең. Менә мин тагын ике талант эшләп таптым», – дип әйткән. 23Хуҗасы аңа болай дигән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, хуҗаңның шатлыгын уртаклаш».
24Инде бер талант алганы килеп әйткән: «Хуҗам, мин синең каты бәгырьле кеше икәнеңне белдем: үзең чәчмәгән җирдә урасың, утыртмаган җирдә җыясың. 25Мин синнән курыктым һәм акчаңны җиргә күмдем. Менә алар, ал үзеңнең акчаңны».
26Ә хуҗасы болай дип җавап кайтарган: «Яраксыз һәм ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән җирдә уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белдең! 27Сиңа акчаларымны әйләнешкә кертергә кирәк иде. Мин әйләнеп кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем».
28Шуннан хуҗа, сүзен дәвам итеп: «Аңардан бер талантны алыгыз да ун таланты булганга бирегез. 29Чөнки кемдә бар булса, аңа тагын бирелер, һәм аның артыгы белән булыр, ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 30Ә бу булдыксыз хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлагыз: анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – диде.
Булачак хөкем
31Адәм Углы Үз даны һәм барлык фәрештәләре белән килеп, шөһрәтле тәхетенә утырачак. 32Барча халыклар Аның хозурына китерелер. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аергандай, кешеләрне икегә аерачак. 33Сарыкларны – уң ягына, кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр.
34Шунда уң ягында торучыларга Патша: «Килегез, Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз. 35Ач идем – ашаттыгыз, сусаган идем – эчерттегез, мосафир идем – сыеныр урын бирдегез, 36ялангач идем – киендердегез, авыру идем – кайгырттыгыз, зинданда идем – яныма килдегез», – дип әйтер.
37Шунда тәкъвалар: «Хакимебез! Синең ач булуыңны күреп, без кайчан ашаттык, сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек? 38Синең мосафир булуыңны күреп, кайчан сыеныр урын бирдек, ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек? 39Авырганыңны һәм зинданда утырганыңны күреп, кайчан яныңа бардык?» – дип сорарлар. 40Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер.
41Аннан соң Ул сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! 42Чөнки ач идем – ашатмадыгыз, сусаган идем – эчертмәдегез, 43мосафир идем – сыеныр урын бирмәдегез, ялангач идем – киендермәдегез, авырганда һәм зинданда утырганда, яныма килмәдегез».
44Шунда тегеләре дә: «Хакимебез! Без кайчан ач булуыңны, сусавыңны, мосафир, ялангач, авыру булуыңны, зинданда утыруыңны күреп, Сиңа ярдәм итмәдек?» – дип сорарлар. 45Шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез».
46Алар – мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка юнәләчәк.
Currently Selected:
Маттай 25: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: