YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 23

23
Гайсәнең канун белгечләреннән сакланырга кушуы
1Шуннан соң Гайсә халыкка һәм Үзенең шәкертләренә мөрәҗәгать итте:
2– Муса урынын фарисейлар һәм канун белгечләре алдылар. 3Шуңа күрә, аларның сезгә кушканнарын тыңлагыз һәм үтәгез, әмма алар кебек эшләмәгез, чөнки алар үзләре өйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар. 4Алар кешеләр җилкәсенә авыр йөкләрне бергә бәйләп салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр. 5Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар догалар салган тартмачыкларын#23:5 Тартмачыклар – яһүдиләр дога кылган вакытта маңгайларына һәм сул кулларына күн тартмачыклар бәйләгәннәр. Аларга Тәүрат текстларын салганнар. Карагыз: «Канун», 6:8; 11:18. зурайталар, кием чукларын озынайталар. 6Мәҗлесләрдә алар иң түрдә, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утырырга яраталар, 7мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләүне һәм кешеләрнең аларны «остаз» дип атауларын яраталар. 8Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чөнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез – бер-берегезгә туганнар. 9Җирдә «ата» дип беркемне дә атамагыз – сезнең бер генә – Күктәге Атагыз гына бар. 10Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чөнки бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих. 11Ә арагыздагы иң бөеге сезнең өчен хезмәтче булсын. 12Үзен-үзе күтәрүчене Аллаһы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаһы күтәрер.
13Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез кешеләрдән Күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә керттермисез. [14]#23:14 Кайбер кулъязмаларда 14 нче аять тә бар: «Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Тол хатыннарның йортларын үзегезгә аласыз һәм, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кыласыз. Болар өчен тагын да катырак хөкемгә тартылачаксыз».
15Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Тик берәүне генә булса да үзегез тоткан иманга китерер өчен, сез диңгезләр һәм коры җирләр аша үтәсез. Ә инде берәрсен китерсәгез, аны, үзегезгә караганда да, җәһәннәмгә икеләтә лаеклы итәсез.
16Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы йорты белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә Аллаһы йортының алтыны белән ант итсә, ул антын үтәргә тиеш», – дип өйрәтәсез. 17Сукыр ахмаклар! Кайсысы мөһимрәк: алтынмы әллә алтынны изге итүче Аллаһы йортымы? 18Тагын әйтәсез: «Мәзбәх белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә мәзбәхтәге бүләк белән ант итсә, ул антын үтәргә тиеш». 19Сукырлар! Кайсысы мөһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче мәзбәхме? 20Шуңа күрә, мәзбәх белән ант итүче кеше аның белән дә, аның өстендәге бөтен нәрсә белән дә ант иткән була. 21Аллаһы йорты белән ант итүче кеше исә аның белән дә, аның эчендә Яшәүче белән дә ант иткән була. 22Күк белән ант иткән кеше Аллаһы тәхете һәм анда Утыручы белән ант иткән була.
23Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез бөтнекне, укропны, ак әнисне гошер сәдакасы итеп бирәсез, ә Канундагы иң мөһим нәрсәне: гаделлек, шәфкатьлек һәм тугрылыкны читтә калдыргансыз. Менә боларны үтәргә һәм Канунның башка өлешләрен дә онытмаска кирәк иде. 24Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сөзеп аласыз, ә дөяне йотасыз!
25Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Касәләрнең һәм савытларның тышкы ягын чистартасыздыр, ә эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулы. 26Сукыр фарисей! Элек касәләрнең эчен чистарт, шул вакытта гына аның тышы да чиста булыр!
27Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез агартылган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы! 28Сез дә шулай ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез тулы икейөзлелек һәм канунсызлык.
29Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез һәм тәкъваларның кабер һәйкәлләрен бизисез. 30Сез: «Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнең канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез. 31Шулай итеп, үзегезгә каршы үзегез шаһитлык итәсез: сез – пәйгамбәрләрне үтерүче ата-бабаларыгызның угыллары. 32Шулай ата-бабаларыгыз башлаганны тулыландырыгыз. 33Сез – еланнар һәм елан токымы! Сез җәһәннәм хөкеменнән ничек качарга уйлыйсыз? 34Шуңа күрә Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм канун белгечләрен җибәрәм. Берәүләрен сез үтерерсез, хачка кадакларсыз, башкаларын гыйбадәтханәләрдә камчылатып, шәһәрдән шәһәргә куарсыз. 35Шулай итеп, бөтен тәкъваларның җирдә түгелгән каны башыгызга төшәчәк: тәкъва Һабил каныннан алып, мәзбәх белән Изге йорт арасында сез үтергән Бәрәхия углы Зәкәрия канына кадәр#23:35 Карагыз: «II Елъязма», 24:20-22. . 36Сезгә хак сүз әйтәм: боларның һәммәсе шушы буын кешеләренә төшәчәк!
37Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы Иерусалим! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! 38Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә калыр. 39Сезгә әйтәм: «Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!»#23:39 Карагыз: «Зәбур», 117:26. – дип әйтми торып, Мине күрмәссез!

Currently Selected:

Маттай 23: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in