Маттай 22
22
Туй мәҗлесе хакында гыйбрәтле хикәя
1Гайсә, алар белән сөйләшкәндә, тагын гыйбрәтле хикәяләр сөйләде:
2– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: патша углы өчен туй мәҗлесе үткәргән. 3Ул, чакырылган кунакларны мәҗлескә җыярга ниятләп, хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин кунаклар килергә теләмәгәннәр. 4«Мәҗлесем инде әзер: үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, бөтен нәрсә әзер, кунакка килегез», – дип, тагын хезмәтчеләрен чакырылган кешеләргә әйтергә җибәргән. 5Әмма, чакыруны санга сукмыйча, аларның һәрберсе үз эшләре белән таралышканнар: берсе – басуына, икенчесе үзенең сәүдә эшенә киткән, 6ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр. 7Патша, ярсып, ул үтерүчеләрне юк итәргә, ә шәһәрләрен яндырырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән. 8Аннан соң патша хезмәтчеләренә болай дип әйткән: «Мәҗлес әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булмадылар. 9Юл чатларына барыгыз, кемне генә күрсәгез дә, мәҗлескә чакырыгыз». 10Хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраган бар кешене – яманын да, яхшысын да алып килгәннәр. Бөтен мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган.
11Ләкин патша, кунакларны карарга чыккач, анда бәйрәм киеменә киенмәгән бер кешене күреп алган. 12Патша аңа: «Дус, син ничек монда бәйрәм киеме кимичә килдең?» – дигән. Тегесе эндәшмәгән. 13Шуннан соң патша хезмәтчеләренә: «Аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – дигән. 14Чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз.
Кайсарга салым түләү хакында сорау
15Шуннан соң фарисейлар, китеп, Гайсәне ничек сүздә эләктерергә икән дип киңәшләштеләр. 16Алар үзләренең шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына җибәрделәр.
– Остаз, – диделәр алар, – Синең туры сүзле булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать кушканча өйрәтүеңне без беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел. 17Шуңа күрә әйтче безгә, Син ничек уйлыйсың: кайсарга салым түләү рөхсәт ителәме, әллә юкмы?
18Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп:
– Нәрсәгә дип сыныйсыз сез Мине, икейөзлеләр? – дип җавап бирде. – 19Салым түли торган акчаны миңа күрсәтегез!
Алар Аңа динар бирделәр.
20– Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә.
21– Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр тегеләр.
– Димәк, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде шуннан соң аларга Гайсә.
22Бу сүзләрне ишетеп, алар хәйран калдылар һәм Аны калдырып киттеләр.
Үледән терелү турында сорау
23Шул ук көнне Гайсә янына саддукейлар килделәр. Алар исә үлеләрнең терелүен инкяр итәләр иде. Алар Гайсәгә мондый сорау бирделәр:
24– Остаз, Муса Канунда әйткән: «Әгәр берәү, ата булу бәхетенә ирешмичә, үлеп китсә, аның тол хатынына бертуганы өйләнсен һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен»#22:24 Карагыз: «Канун», 25:5-6. . 25Менә арабызда бертуган җиде ир кардәш бар иде. Беренчесе өйләнгән, бала күрмичә, хатынын туганына хатынлыкка калдырып, үлеп киткән. 26Икенчесе, өченчесе дә һәм барлык җидесе белән дә шулай булган. 27Ә ахырда хатын үлеп киткән. 28Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул аларның кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!
29– Сез ялгышасыз, чөнки Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез, – дип җавап бирде Гайсә. 30– Үлеләр терелгәндә, алар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар. 31Ә үлеләрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Аллаһының әйткәннәрен сез укымадыгызмыни? 32Ул: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы»#22:32 Карагыз: «Чыгыш», 3:6. , – дип әйткән. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке.
33Гайсәне тыңлаган халык Аның өйрәтүләренә таң калды.
Иң мөһим әмер хакында сорау
34Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек итүен ишеткәч, фарисейлар бергә җыелдылар. 35Аларның берсе – канун белгече, Аны сынарга теләп:
36– Остаз, Канунда кайсы әмер иң мөһиме? – дип сорады.
37– «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»#22:37 Карагыз: «Канун», 6:5. , – диде Гайсә. – 38Бу – беренче һәм иң мөһим әмер. 39Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»#22:39 Карагыз: «Левиләр», 19:18. . 40Бөтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр.
Мәсих – Давыт Углымы?
41Фарисейлар бергә җыелгач, Гайсә алардан болай дип сорады:
42– Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Углы?
– Давыт Углы, – дип җавап бирделәр алар.
43– Ә ни өчен Давыт, Изге Рух белән илһамланып, Мәсихне Хакимем дип атаган? Ул бит болай дигән:
44«Раббы минем Хакимемә:
„Дошманнарыңны Синең аяк астына түндергәнче,
Минем уң ягымда утыр“, – ди»#22:44 Карагыз: «Зәбур», 109:1. .
45Шулай итеп, Давыт Аны «Хакимем» дип атый икән, ничек инде Ул аның Углы була ала?
46Беркем дә Аңа җавап кайтара алмады. Шушы көннән алып, бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.
Currently Selected:
Маттай 22: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015