Маттай 21
21
Гайсәнең Иерусалимгә тантана белән керүе
1Алар Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау янындагы Бәйт-Фәги авылына килгәч, Гайсә ике шәкертен җибәрде 2һәм:
– Каршыгыздагы авылга барыгыз. Шунда ук бәйләп куелган ана ишәк белән яшь ишәкне күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, Миңа китерегез. 3Кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: «Алар безнең Хуҗага кирәк», – дип җавап бирегез. Ул ишәкләрне шунда ук җибәрер, – диде.
4Бу – пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын өчен булды:
5«Сион-кызга әйтегез:
„Менә Патшаң сиңа килә.
Ул тыйнак-күндәм, ишәккә һәм тайга,
камыт кигезелгән ишәк баласына атланган“»#21:5 Карагыз: «Ишагыйя», 62:11; «Зәкәрия», 9:9. .
6Шәкертләре барып, барын да Гайсә кушканча эшләделәр. 7Ишәк белән баласын алып килеп, өс киемнәрен ишәкләр сыртына салдылар һәм Гайсә аларга менеп атланды. 8Зур халык төркеме өс киемнәрен юл өстенә җәйделәр, башкалары исә агач ботакларын сындырып юлга салдылар. 9Гайсәнең алдыннан һәм артыннан килүче зур халык төркемнәре:
«Давыт Углына һошанна!#21:9 Һошанна! – яһүдчә «Коткар безне!». Гайсә заманында әлеге сүз Аллаһыны мактау өчен кулланылган.
Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!#21:9 Карагыз: «Зәбур», 117:25, 26.
Югарыда, күкләрдә һошанна!» –
дип кычкырдылар.
10Гайсә Иерусалимгә килеп кергәч, бөтен шәһәр кузгалды.
– Кем бу? – дип сораштылар кешеләр.
11– Бу – Гайсә, Гәлиләядәге Насарадан пәйгамбәр, – дип җавап бирде халык.
Аллаһы йортын чистарту
12Гайсә, Аллаһы йортына кереп, барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады. 13Гайсә аларга:
– Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр»#21:13 Карагыз: «Ишагыйя», 56:7. , – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез!#21:13 Карагыз: «Иремия», 7:11. – диде.
14Аллаһы йортында Гайсә янына сукырлар, аксаклар килде һәм Ул аларны савыктырды. 15Ләкин баш руханиларның һәм канун белгечләренең, Ул эшләгән искиткеч эшләрне һәм балаларның Аллаһы йортында: «Давыт Углына һошанна!» – дип кычкыруларын күреп, ачулары чыкты. 16Алар Аңардан:
– Аларның нәрсә әйтүләрен ишетәсеңме? – дип сорадылар.
– Әйе, – дип җавап бирде Гайсә. – Сез: «Сабый һәм имчәк балалар теленнән Син Үзеңә мактау яудырттың»#21:16 Карагыз: «Зәбур», 8:3. , – дип язылганны һичкайчан укымадыгызмы әллә?
17Гайсә, аларны калдырып, шәһәрдән Бәйт-Әниягә китте һәм төнне анда үткәрде.
Гайсәнең инҗир агачын каргавы
18Иртә белән шәһәргә таба юл тотканда, Гайсә ачыгып киткән кебек булды. 19Юл буендагы инҗир агачын күреп, Ул янына килде, әмма яфрактан башка берни тапмагач, аңа:
– Моннан ары җимешең беркайчан булмасын! – диде.
Һәм шунда ук инҗир агачы корып төште.
20Моны күреп, шәкертләренең исләре китте.
– Ничек алай кинәт кенә инҗир агачы корып төште соң? – дип сорадылар алар.
21– Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз һәм шикләнмәсәгез, Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак. 22Догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә.
Гайсәнең вәкаләте турында сорау
23Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем биргәндә, янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килде.
– Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар алар.
24– Мин дә сезгә бер сорау бирәм, – диде аларга Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 25Суга чумдыру хокукы Яхъяга кайдан бирелгән: күктәнме әллә кешеләрдәнме?
Алар үзара:
– Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сораячак. 26Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр.
27Шуңа күрә алар Гайсәгә:
– Белмибез, – дип җавап кайтардылар.
– Алай булгач, Мин дә сезгә бу эшләрне нинди вәкаләт белән башкаруымны әйтмим.
Ике угыл хакында гыйбрәтле хикәя
28Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике углы булган. Беренчесе янына килеп, ул болай дигән: «Углым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә әле». 29Тегесе: «Теләмим», – дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап киткән. 30Атасы икенче углы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип җавап биргән, әмма бармаган. 31Аталарының ихтыярын кайсысы үтәгән?
– Беренчесе, – дип җавап бирделәр тегеләр.
– Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр. 32Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
Йөзем үстерүче явызлар хакында гыйбрәтле хикәя
33Хәзер икенче гыйбрәтле хикәяне тыңлагыз. Җир биләүче бер кеше булган. Ул йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен, махсус чокыр әзерләгән, бакчаны саклар өчен манара төзегән һәм бакчаны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, үзе чит якларга китеп барган. 34Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35Әмма йөзем үстерүчеләр, хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, башкасын үтергәннәр, өченчесенә үлгәнче ташлар атканнар. 36Хуҗа тагын да күбрәк хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр. 37Ниһаять, «Углыма хөрмәт күрсәтерләр», – дип уйлап, углын җибәргән. 38Әмма йөзем үстерүчеләр хуҗаның углын күреп, бер-беренә: «Бу бит – варис. Әйдәгез, аны үтерик һәм мирасын үзебезгә алыйк», – диешкәннәр. 39Алар аны тотып, йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар һәм үтергәннәр.
40Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы әйләнеп кайткач, бу йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?
41– Явыз кешеләрне ул рәхимсез рәвештә үтерер һәм йөзем бакчасын башка йөзем үстерүчеләргә кулланырга биреп торыр. Болар хуҗага тиешле өлешне вакытында бирерләр, – дип җавап бирделәр алар.
42Гайсә болай диде:
– Ә сез Изге язмада:
«Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш
иң мөһим почмак ташына әйләнде.
Раббы тарафыннан кылынды бу,
һәм безнең күзләр өчен могҗизадыр»#21:42 Карагыз: «Зәбур», 117:22-23. , –
дигәнне укымадыгызмыни? 43Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк. 44Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк, таш кемнең дә булса өстенә төшсә, сытачак.
45Баш руханилар һәм фарисейлар, Гайсәнең гыйбрәтле хикәяләрен ишетеп, Аның үзләре хакында сөйләвен аңладылар. 46Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар.
Currently Selected:
Маттай 21: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: