Маттай 15
15
Аллаһы әмере һәм ата-бабалардан килгән йолалар
1Шуннан соң Гайсә янына Иерусалимнән фарисейлар һәм канун белгечләре килделәр.
2– Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар: ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорадылар.
3– Ә сез ни өчен үзегезнең йолаларыгыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? – дип каршы төште Гайсә. – 4Аллаһы: «Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит»#15:4 Карагыз: «Чыгыш», 20:12; «Канун», 5:16. һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш»#15:4 Карагыз: «Чыгыш», 21:17; «Левиләр», 20:9. , – дип әйткән. 5Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга бирергә вәгъдә иттем“, – дип әйтә икән, 6аңа инде ата-анасын хөрмәтләмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Моның белән сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз. 7Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән:
8«Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә,
ә йөрәге Миннән ерак.
9Миңа табынулары бушка:
алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр»#15:8-9 Карагыз: «Ишагыйя», 29:13. .
10Гайсә, халыкны Үзе янына чакырып:
– Тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз. 11Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, киресенчә, авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип әйтте.
12Шуннан соң, шәкертләре янына килеп:
– Сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗүләрен беләсеңме? – диделәр.
13– Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган һәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. – 14Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып төшәчәк.
15– Безгә бу сүзләрне аңлатып бирче, – дип мөрәҗәгать итте Аңа Петер.
16– Әллә сез дә һаман аңламыйсызмы?! – диде Гайсә. – 17Авызга кергән нәрсәнең карынга керүе, ә аннан тышка чыгарылып ташланылуы сезгә аңлашылмыймыни? 18Кешенең авызыннан чыкканы йөрәгеннән чыга. Аны шул нәҗеслидер. 19Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлык итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга бит. 20Кешене менә шулар, юылмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми.
Кәнган хатынының иманы
21Гайсә ул урыннан Сур һәм Сидун җирләренә китте. 22Янына шул җирләрдә яшәүче Кәнган хатыны килеп:
– Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызыма җен кагылган һәм ул бик нык газаплана! – дип кычкырды.
23Әмма Гайсә аңа бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аңардан үтенә башладылар:
– Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнең арттан килә.
24Гайсә исә:
– Мин Исраил халкының югалган сарыкларына гына җибәрелгән идем, – дип җавап бирде.
25Әмма хатын якын килде һәм, Аның каршында йөзтүбән капланып:
– Әфәндем, миңа ярдәм итче! – диде.
26– Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел, – диде Гайсә.
27– Әйе, Әфәндем, – дип җавап кайтарды хатын. – Ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит.
28Гайсә аңа:
– Әй, ханым! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде.
Шул вакытта ук аның кызы савыкты.
Дүрт меңне ашату
29Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя күле буеннан атлады. Ул тауга менеп утырды. 30Янына халык төркемнәре килеп, үзләре белән аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне китерделәр. Авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды. 31Телсезләрнең сөйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йөрүен һәм сукырларның күзләре ачылганын күреп, халык таң калды. Алар Исраил Алласын данладылар.
32Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга:
– Кешеләр кызганыч. Алар янымда инде өч көн, ә ашарларына һичнәрсәләре юк. Аларны ач килеш җибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
33– Шундый төркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алыйк? – диделәр Аңа шәкертләре.
34– Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә.
– Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирделәр алар.
35Гайсә халыкка утырырга кушты һәм, 36җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шөкрана кылгач, аларны сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка өләште. 37Барысы да туйганчы ашадылар. Калган сыныкларны җиде кәрзин тутырып җыйдылар. 38Ә ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең кеше иде.
39Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгедән җирләренә юл тотты.
Currently Selected:
Маттай 15: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: