Маттай 14
14
Чумдыручы Яхъяның үлеме
1Шушы вакытта идарәче Һируд#14:1 Һируд – Һируд Антипас, Бөек Һирудның углы. Гайсә хакында ишетте. 2Үзенең кешеләренә: «Ул – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – диде ул.
3Һируд, бертуган кардәше Филипнең Һирудия хатыны аркасында, Яхъяны кулга алып, богаулап, зинданга япкан иде, 4чөнки Яхъя: «Сиңа аның белән яшәргә ярамый», – дигән булган. 5Һируд аны үтерер дә иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты.
6Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде һәм Һирудка шулкадәр ошады ки, 7ул ни генә сораса да, барын да бирергә ант итте. 8Кыз исә анасы өйрәткәнчә:
– Хәзер үк Чумдыручы Яхъяның башын тәлинкәгә салып китер, – дип әйтте.
9Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән ант хакына кызның теләген үтәргә 10һәм, зинданда Яхъяның башын кистерергә, дип әмер бирде. 11Башны тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде.
12Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр.
Биш меңне ашату
13Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма бу турыда билгеле булгач, кешеләр шәһәрләреннән чыгып, артыннан җәяүләп киттеләр. 14Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күреп алды. Ул аларны кызганып, авыру булганнарын савыктырды. 15Кич җиткәндә, Аның янына шәкертләре килеп:
– Биредә бик аулак, ә вакыт соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып, үзләренә ризык сатып алсыннар, – диделәр.
16– Аларга китәргә кирәкми. Аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә.
17– Безнең монда бары тик биш икмәк һәм ике балык кына бар, – дип әйттеләр тегеләр.
18– Аларны Миңа алып килегез, – диде Гайсә.
19Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты. Биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка өләштеләр. 20Барысы да туйганчы ашады. Калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар. 21Ашаучыларның саны исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, биш меңгә якын иде.
Гайсәнең су өстеннән атлап килүе
22Шул ук вакытта Гайсә шәкертләренә, көймәгә утырып, Үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты. Ә Үзе, халыкны кайтарып җибәргәнче, шунда калды. 23Халыкны җибәргәч, аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга күтәрелде. Кич җиткәндә дә, Ул анда ялгызы булды. 24Ә көймә исә ярдан еракта#14:24 …ярдан еракта… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: берничә стадиядә; стадия – озынлык үлчәү берәмлеге, 192 м. , һәм, җил каршы булганлыктан, аңа көчле дулкыннар бәрә иде. 25Иртәнге өч белән алты арасында#14:25 Иртәнге өч белән алты арасында… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: төннең дүртенче сак вакытында. Рим системасы буенча, төн өчәр сәгатьтән торган дүрт сак вакытына бүленгән булган. Гайсә, су өстеннән атлап, алар янына китте. 26Шәкертләре Гайсәнең су өстеннән килүен күреп куркыштылар:
– Бу – өрәк! – диделәр һәм куркуларыннан кычкырып җибәрделәр.
27– Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә.
28Шуннан соң Петер Аңа:
– Хакимем! Әгәр Син булсаң, яныңа су өстеннән атлап килергә әмер бирче миңа, – дип эндәште.
29– Кил, – диде аңа Гайсә.
Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлады. 30Әмма җилнең көчле булуын тоеп куркып китте һәм бата башлады.
– Коткар мине, Хакимем! – дип кычкырып җибәрде ул.
31Гайсә шунда ук, кулын сузып, аны эләктереп алды һәм:
– Сай иманлы син, нигә икеләндең? – дип сорады.
32Алар көймәгә кергәч, җил тынды. 33Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йөзтүбән капландылар.
– Син – чыннан да Аллаһы Углы! – диделәр алар.
34Алар, күлне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар. 35Җирле халык, Гайсәне танып, бу хакта шундагы бөтен әйләнә-тирәгә хәбәр таратты. Аның янына барлык авыруларны алып килделәр. 36Алар киеменең чабуына гына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенделәр. Кагылган һәр кеше савыкты.
Currently Selected:
Маттай 14: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015