Левиләр 27
27
Аллаһыга бүләкләр багышлау турындагы канун
1Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләргә игълан ит: «Әгәр кем дә булса берәүне, Раббыга багышлыйм, дип нәзер әйтеп, соңыннан аны йолып алырга карар итә икән, 3егермедән алтмыш яшькәчә булган ир-ат өчен – илле шәкыл көмеш, 4хатын-кыз өчен утыз шәкыл көмеш бирсен. 5Биш яшьтән егерме яшькәчә булганнарга билгеләнгән бәя: ир заты өчен – егерме шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – ун шәкыл көмеш. 6Бер айдан биш яшькәчә булганнарга билгеләнгән бәя: ир заты өчен – биш шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – өч шәкыл көмеш. 7Алтмыш яшьтәге һәм шуннан өлкәнрәкләр өчен билгеләнгән бәя: ир заты өчен – унбиш шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – ун шәкыл көмеш. 8Әгәр нәзер әйткән кеше, фәкыйрь булып, билгеләнгән бәяне түләрлек түгел икән, андый кешене рухани алдына китерсеннәр, һәм рухани, нәзер әйтүченең хәленә карап, бәяне үзе билгеләсен.
9Әгәр берәү Раббыга корбан итәргә яраклы терлекне Аңа багышларга нәзер әйтә икән, димәк, бу терлек изге санала, ягъни Раббыга багышлана. 10Нәзер ителгән терлекне яхшы яки начаррак башка терлек белән алмаштырырга рөхсәт ителми; әгәр кем дә булса бер терлекне икенчесе белән алмаштыра икән, аларның икесе дә, изге саналып, Раббыныкы була. 11Әгәр нәзер ителгән терлек чиста хайваннардан булмый һәм Раббыга корбан буларак китерергә яраклы түгел икән, андый терлек рухани алдына китерелергә тиеш. 12Рухани, ул терлекнең сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен; рухани ничек билгеләсә, бәя шундый булыр. 13Әгәр кеше әлеге терлекне йолып алмакчы булса, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп бирергә тиеш.
14Әгәр берәү үзенең йортын Раббыга багышлый икән, рухани, ул йортның сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен; рухани ничек билгеләсә, бәя шундый булыр. 15Әгәр йортын багышлаган кеше аны йолып алмакчы булса, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш; шуннан соң йорт янә аныкы булыр.
16Кем дә булса үзенең ата-бабасыннан мирас булып күчкән кырның бер өлешен Раббыга багышласа, җирнең бәясе шул җиргә чәчеләсе орлыкның күләме буенча билгеләнсен: бер хомер#27:16 Хомер – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 220 л. арпа орлыгы илле шәкыл көмештән бәяләнсен. 17Әгәр берәү үзенең кырын, нәзер әйтеп, Илленче елда Раббыга багышлый икән, җирнең тулы бәясеннән чыгып эш итсен. 18Кем дә булса үзенең кырын Илленче елдан соң багышлый икән, рухани кырның бәясен алдагы Илленче елга кадәр калган еллар санына карап киметсен. 19Әгәр багышлаучы үзенең җирен йолып алырга тели икән, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш; шуннан соң кыр янә аныкы булыр. 20Әгәр кырны йолып алмаса яки башка берәүгә сатып җибәрсә, аны йолып алудан мәхрүм булыр. 21Илленче елда ул кыр, хуҗасына кайтарылмыйча, мәңгегә Раббыга багышланган изге кыр булып саналыр һәм руханиларның мөлкәтенә әверелер.
22-23Әгәр берәү үзе сатып алган, ягъни ата-бабасыннан мирас булып күчмәгән кырны Раббыга багышлый икән, рухани, Илленче елга кадәр калган еллар санына карап, кырның бәясен хисапласын, һәм ул кеше билгеләнгән бәяне шул ук көнне бирергә тиеш. Түләнгән акча Раббының изге өлеше дип саналыр. 24Ул кыр кемнән сатып алынган булса, Илленче елда аның үзенә – милекнең беренче иясенә кайтарып бирелсен. 25Бөтен бәяләр егерме герага#27:25 Гера – 0,5 гр. тәңгәл булган шәкыл белән билгеләнсен.
26Беренче булып туган терлекне Раббыга багышларга ярамый, чөнки ул инде болай да Раббыныкы санала; эре терлектәнме, вак терлектәнме – алар барысы да Раббыныкы. 27Әгәр ул чиста булмаган терлек икән, аны, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп, йолып алырга мөмкин. Әгәр йолып алынмаса, әлеге терлек билгеләнгән бәядән сатылсын.
28Нәзер әйтеп, Раббыга бөтенләйгә багышланган бер нәрсәне сатып та, кире алып та булмый. Бу һәр нәрсәгә кагыла – кешегә дә, терлеккә дә, ата-бабасыннан мирас булып калган мөлкәткә дә. Шул рәвешле багышланган һәр нәзер – тулысынча Раббыныкы. 29Бөтенләйгә багышланган кешене кире сатып алып булмый – аны үтерергә кирәк.
30Җирдән алынган барлык уңышның һәм агачлардан җыеп алынган җимешнең уннан бере – Раббыныкы. Ул гошер#27:30 Гошер – керемнең уннан бер өлеше, Аллаһыга багышлана торган җыем. – Раббының изге өлеше. 31Әгәр кем дә булса әлеге өлешне йолып алырга тели икән, аның бәясенә биштән бер өлешен өстәп бирергә тиеш. 32Барлык эре һәм вак терлекнең көтүче таягы астыннан үткән һәр унынчысы – Раббының изге өлеше. 33Ул терлек яхшы булса да, начар булса да, хуҗа аны алмаштырып торырга тиеш түгел; әгәр кем дә булса аны алмаштыра икән, шул терлекләрнең икесе дә, Раббыга багышланып, изге саналыр; аларны йолып алып булмый».
34Синай тавында исраилиләргә Муса аша бирелгән Раббы боерыклары әнә шулар.
Currently Selected:
Левиләр 27: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015