YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 26

26
Итагатьлелек өчен фатиха
1Үзегезгә потлар ясамагыз, сыннар яки изге баганалар утыртмагыз, табыну өчен, илегездә сырлы ташлар куймагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз. 2Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез, Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
3Әгәр Минем кагыйдәләрем буенча яшәсәгез, Минем боерыкларымны сакласагыз һәм үтәсәгез, 4яңгырын үз вакытында яудырырмын, һәм җир – үзенең уңышын, агачлар үзенең җимешен бирер. 5Сезнең уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, ашлык сугу – йөзем җыяр вакыт, ә йөзем җыю – ашлык чәчәр вакыт җиткәнче дәвам итәр; һәм сез икмәкне туйганчы ашарсыз, үз җирегездә имин яшәрсез.
6Илегезгә тынычлык җибәрермен. Йокларга ятканда, сезне һичкем куркытмас. Җирегездән ерткыч җәнлекләрне куармын, һәм сезгә кылыч янамас. 7Дошманнарыгызны сез куып җибәрерсез – алар сезнең кылычтан һәлак булырлар. 8Сезнең бишегез – йөз дошманны, ә йөзегез ун мең дошманны куар, сугышта дошманнарыгыз сезнең кылычтан кырылыр.
9Сезне кайгыртырмын, үрчемле итәрмен һәм ишәйтермен, сезнең белән төзегән Килешүемне үтәрмен. 10Иген уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, узган елгы икмәкне ашап бетерә алмыйча, яңасына урын әзерләр өчен, искесен чыгарып ташларсыз. 11Ә Минем торагым сезнең арада булыр, һәм сез Миңа җирәнгеч булмассыз. 12Мин сезнең арагызда йөрермен, сезнең Аллагыз булырмын, ә сез Минем халкым булырсыз. 13Мин – сезнең Раббы Аллагыз; кол булмасыннар дип, сезне Мисырдан алып чыктым, богауларыгызны өзеп ташладым һәм башыгызны горур тотарга мөмкинлек бирдем.
Буйсынмаган өчен җәза
14Әгәр Мин әйткәннәрне тыңламасагыз, барлык шушы боерыкларымны үтәмәсәгез, 15кагыйдәләремне кире каксагыз, кануннарыма җирәнеп карасагыз, барлык боерыкларымны үтәмәсәгез һәм шул рәвешле Килешүемне бозсагыз, 16Мин сезнең белән менә ничек эш итәрмен: сезгә дәһшәт, төрле авырулар һәм бизгәк җибәрермен. Күзләрегез күрмәс булыр, һәм шул авырулар гомерегезне алып китәр. Ашлык чәчәрсез, әмма тырышуыгыз бушка китәр – уңышны дошманнарыгыз ашар. 17Ачулы карашымны сезгә юнәлткәч, сез дошманнарыгыз алдында җиңелерсез – алар сезнең өстән хакимлек итәр, һәм сез шулкадәр куркак булырсыз ки, эзәрлекләүче булмаганда да качарсыз.
18Әгәр дә сез, шуларга да карамастан, Мине тагын да тыңламасагыз, гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын. 19Сезнең тәкәбберлегегезне сындырырмын, күгегезне – тимер, җирегезне бакыр кебек итәрмен. 20Сез көчегезне юкка гына сарыф итәрсез, чөнки җирегез уңыш китермәс, һәм җирегездәге агачлар җимеш бирмәс.
21Әгәр шуннан соң да, киреләнеп, Мине тыңларга теләмәсәгез, гөнаһларыгыз өчен җәзамны янә дә җиде мәртәбә арттырырмын. 22Сезгә каршы ерткыч җәнлекләр җибәрермен: алар балаларыгызны үтерерләр һәм терлегегезне юкка чыгарырлар; нәтиҗәдә, сезнең саныгыз бик нык кимер, юлларыгыз бушап калыр.
23-24Инде болардан соң да шелтәмне кабул итмәсәгез һәм Миңа карышсагыз, Мин дә сезнең дошманыгызга әйләнермен һәм гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын; 25ә Килешүне бозганыгыз өчен, сездән үч алырмын – башыгызга кылыч булып төшәрмен; шәһәрләрегезгә кереп качсагыз да, өстегезгә үләт җибәрермен, һәм сез дошманнарыгыз кулына бирелерсез. 26Мин сезнең икмәгегезне бетерермен; шунлыктан, икмәк пешерер өчен, ун хатынга бер мич җитәр, һәм икмәк үлчәп кенә бирелер; сез ашарсыз, әмма туймассыз.
27-28Әгәр дә инде болардан соң да Мине тыңламасагыз һәм Миңа карышсагыз, Мин, бар ачуымны җыеп, сезгә каршы чыгармын һәм гөнаһларыгыз өчен җиде мәртәбә артыграк җәза бирермен. 29Сез үз угыл-кызларыгызның итен ашарсыз. 30Калку җирдәге потханәләрегезне туздырырмын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрегезне җимерермен, мәетләрегезне потларыгызның ватыклары өстенә өярмен. Сез Миңа җирәнгеч булырсыз. 31Шәһәрләрегезне хәрабә итәрмен, изге урыннарыгызны җимерермен һәм бүләкләрегезнең хуш исе белән хозурланмам; 32җирегезне бөлгенлеккә төшерермен – хәтта аны басып алган дошманнарыгыз да, шуны күреп, хәйран калыр. 33Үзегезне төрле халыклар арасына таратырмын һәм, кылычымны чыгарып, артыгыздан куармын – җирегез буш булыр, шәһәрләрегез җимерелер. 34Сез дошманыгыз илендә әсирлектә булып, үз илегез ташландык хәлдә ятканда, кыр-басуларыгызда тынычлык хөкем сөрер – сез бирмәгән ял еллары хисабына җир рәхәтлек кичерер. 35Шулай ташландык хәлдә яткан чакта, басу-кырларыгыз тынычланып калыр, чөнки, илегездә яшәгәндә, сез җиргә тиешле ялны бирмәдегез.
36Исән калганнарыгызны дошман җирендә шомга салырмын, һәм алар, яфрак селкенгән тавыштан да котлары алынып, сугыштан качкан кебек качарлар һәм, һичкем куа килмәсә дә, куркудан егылырлар. 37Һичкем эзәрлекләмәсә дә, кылычтан куркып качкан кебек, алар бер-берсенә абынып егылырлар, һәм дошманнарына каршы торырлык хәлләре булмас. 38Сез чит халыклар арасында һәлак булырсыз, һәм дошман җире сезне йотар. 39Ә инде исән калучылар булса, алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһлары өчен дошман җирендә череп бетәр.
40Әгәр алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһларын, Миңа каршы җинаять эшләүләрен, Минем белән дошманлашуларын 41һәм шул сәбәпле Минем аларга каршы чыгуымны – дошман җиренә сөрүемне аңласалар, имансыз#26:41 …имансыз… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: сөннәтләнмәгән. йөрәкләре күндәмләнеп, үзләренең гөнаһлары өчен җәза алсалар, 42шул чагында Ягъкуб, Исхак һәм Ибраһим белән төзегән Килешүемне, шулай ук әлеге җирне искә төшерермен. 43Халыктан бушап калганнан соң, ташландык хәлдә яткан җир тиешле ял еллары хисабына тынычлык кичерер; ә алар үзләренең гөнаһлары өчен җәза алырлар, чөнки алар, Минем кануннарымны кире кагып, кагыйдәләремә җирәнеп карадылар. 44Шулай булса да, дошман җирендә аларны тулысынча юк итмәс һәм алар белән төзегән Килешүемне бозмас өчен, алардан бөтенләй баш тартмам һәм аларга җирәнеп карамам. Мин – Раббы, аларның Алласы. 45Алар хакына Мин ата-бабалары белән төзегән Килешүемне исемә төшерермен. Ата-бабаларына Аллаһы булыр өчен, Мин аларны чит халыклар күз алдында Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы».
46Раббы Синай тавында Муса аша исраилиләргә биргән кагыйдәләр, карарлар вә кануннар әнә шулар.

Currently Selected:

Левиләр 26: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in