Левиләр 24
24
Изге бүлмәдәге яктырткыч һәм икмәк турындагы кагыйдә
1Раббы Мусага болай диде:
2– Яктырткычлар һәрвакыт янып торсын өчен, сыйфатлы зәйтүн мае китерегез, дип исраилиләргә әмер ит. 3Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун аларны һәрвакыт күзәтеп торырга тиеш. Сезнең киләчәк буыннар өчен бу – мәңгелек кагыйдә. 4Раббы алдындагы саф алтын шәмдәлгә куелган яктырткычларны Һарун һәрвакыт көйләп торырга тиеш.
5Сыйфатлы бодай оны алып, унике икмәк пешер; һәр икмәккә бер эфа онның уннан ике өлеше сарыф ителсен. 6Аларны Раббы алдындагы саф алтын белән капланган өстәлгә алтышардан ике рәт итеп тезеп куй. 7Һәр рәт өстенә хуш исле саф сумала-майлар куй; әлеге сумала-майлар, икмәк бүләгенең яндырыла торган өлеше буларак, Раббыга багышлансын. 8Һәр шимбә көнне бу икмәкләр Раббы алдына куелырга тиеш; бу – исраилиләрнең мәңгелек вазифасы. 9Ул икмәкләр Һарун белән аның угылларына була, һәм алар аны изге урында ашасыннар, чөнки бу – мәңгегә аларныкы, Раббыга багышланган яндыру бүләкләренең иң изгеләрдән саналган өлеше.
Раббыны хурлаган кеше турындагы канун
10Көннәрдән беркөнне бер исраили хатынның мисырлыдан туган углы станда яшәүче бер исраили белән ызгышып китте дә, 11Раббы исемен хурлап, яман сүзләр әйтте. Шуңа күрә аны Муса янына алып килделәр. (Бу егетнең анасы Дан ыругыннан Дибри кызы Шеломит иде.) 12Раббыдан хөкем чыкканчы, аны сак астына алдылар.
13Шуннан соң Раббы Мусага болай диде:
14– Яман теллеләнгән кешене станнан читкә чыгар, аның хурлавын ишеткән кешеләр үзләренең кулларын шул кешенең башына куйсыннар, һәм бар халык аны таш атып үтерсен. 15Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса үзенең Алласын хурлый икән, ул җәзага тартылырга тиеш. 16Раббының исемен хурлаучыны үлем җәзасы көтә: бар халык аны таш атып үтерсен. Раббы исемен хурлаучы – килмешәкме ул, җирле кешеме – үлемгә тапшырылсын.
17Әгәр берәр кеше кемне дә булса үтерә икән, аны үлем җәзасы көтә. 18Кем дә булса икенче бер кешенең хайванын үтерә икән, шуның бәрабәренә үзенең терлеген бирергә тиеш: җанга – җан. 19Берәүне имгәткән кешенең үзен дә имгәтергә кирәк: 20сөяккә – сөяк, күзгә – күз, тешкә – теш. Ул кеше нинди зыян салса, үзенә дә шундый ук зыян салынсын. 21Кем дә булса терлек үтерә икән, шуның өчен терлек белән түләргә тиеш. Әгәр инде берәү кеше үтерә икән, үзе дә үлем җәзасы алсын. 22Килмешәкләр өчен дә, җирле кешеләр өчен дә канун бер булсын. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
23Шуннан соң Муса моны исраилиләргә игълан итте. Теге яман теллеләнгән кешене, станнан читкә чыгарып, таш атып үтерделәр. Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр шулай эшләде.
Currently Selected:
Левиләр 24: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: