Левиләр 2
2
Икмәк бүләге
1Кем дә булса Раббыга икмәк бүләге китерергә тели икән, аның бүләге сыйфатлы бодай оны булсын. Онга зәйтүн мае салынсын, шуның өстенә хуш исле сумала-майлар куелсын. 2Аны Һарунның угылларына – руханиларга китерсен. Рухани, уч тутырып, он белән май, шулай ук хуш исле сумала-майның барысын алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 3Ә инде икмәк бүләгенең артып калганы Һарун һәм аның угылларына булсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.
4Әгәр мичтә пешкән икмәк бүләге китерәсең икән, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче күмәч яисә зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчә булсын.
5Әгәр бүләгең табада пешкән булса, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче икмәк булсын. 6Аны сындыргала да өстенә май сал. Бу – икмәк бүләге.
7Әгәр икмәк бүләге чүлмәктә пешкән булса, ул сыйфатлы бодай оныннан зәйтүн мае кушып пешерелсен. 8Шулай итеп әзерләнгән икмәк бүләген Раббыга китер, аны руханига тәкъдим ит. Рухани, аны мәзбәхкә китереп, 9күпмесендер аерып алсын да шуны, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 10Ә икмәк бүләгенең калган өлеше Һарун һәм аның угылларына булыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.
11Раббыга китерелә торган бер генә икмәк бүләген дә чүпрә кушып пешермә, чөнки Раббыга багышлап яндырыла торган бүләктә чүпрә дә, бал да булырга тиеш түгел. 12Раббыга боларны беренче уңыш бүләге итеп китерергә мөмкин, әмма бүләкне, хуш исен чыгарырлык итеп, мәзбәхтә яндырырга ярамый. 13Үзеңнең барлык икмәк бүләкләреңә тоз сал, чөнки тоз – Аллаһы белән синең арада төзелгән килешүнең билгесе. Шуңа күрә тозсыз икмәк бүләген тәкъдим итмә, һәр бүләгең белән бергә тоз да китер.
14Беренче уңышларыңнан Раббыга икмәк бүләге китерәсең икән, аны беренче башаклардан китер, ул ашлык бөртеге кыздырылган, төелгән булсын. 15Аның өстенә зәйтүн мае сал, хуш исле сумала-майлар куй; менә бу – икмәк бүләге. 16Рухани бөртек белән майның күпмесендер алсын һәм, бүләкнең бер өлеше буларак, барча хуш исле сумала-майлар белән бергә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге.
Currently Selected:
Левиләр 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015