Чыгыш 37
37
Аллаһы сандыгының ясалуы
1Бесалел сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясады. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булды. 2Ул аның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизәде. 3Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркетте. 4Шуннан соң ул, сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгертте. 5Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидерде.
6Бесалел сандыкның капкачын саф алтыннан эшләде. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булды. 7Аннары, алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына ясады: 8берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетте; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнде. 9Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап тордылар. Алар, бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәделәр.
Изге икмәк куя торган өстәлнең ясалуы
10Бесалел сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл ясады. 11Ул, аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап алды; 12өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап алды. 13Соңыннан дүрт алтын боҗра коеп, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркетте. 14Боҗраларны ул кыса янына урнаштырды; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерде. 15Колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгертте. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк иде. 16Бесалел өстәлгә куя торган савыт-сабаны – тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен касәләрне һәм чүлмәкләрне саф алтыннан ясады.
Шәмдәлнең ясалуы
17Бесалел шәмдәлне саф алтыннан чүкеп ясады. Ул аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп ясады. 18Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе – бер якта, өчесе икенче якта булды. 19Касә үзе бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булды – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалды. 20Бесалел шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә ясады. 21Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булды, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалды. 22Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелде. 23Бесалел шәмдәлнең җиде яктырткычын, филтә кыскычын һәм улакларын саф алтыннан ясады. 24Ул шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан ясады.
Хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхенең ясалуы
25Бесалел сәрви агачыннан хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен ясады. Бу мәзбәх тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе берәр терсәк, биеклеге ике терсәк булды. Аның дүрт почмагына мөгезләр ясалып, алар мәзбәх белән бербөтен булдылар. 26Бесалел, мәзбәхнең өстен, ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтын белән бизәде. 27Мәзбәхнең өске ягыннан бераз аскарак төшеп, кара-каршы ике ягына алтын боҗралар беркетте. Бу боҗраларга, мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелде. 28Бесалел колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән каплады.
Изгеләндерү мае һәм хуш исле сумала-майларның ясалуы
29Соңыннан Бесалел, хушбуй әзерләгәндәге кебек, изгеләндерү мае һәм хуш исле саф сумала-майлар ясады.
Currently Selected:
Чыгыш 37: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: