Чыгыш 36
36
1Шуңа күрә Бесалел, Оһолиаб һәм башка осталар Раббы кушкан эшләрне башкарсыннар. Раббы бу кешеләргә Изге чатырны коруда таләп ителгән барлык эшләрне башкару өчен осталык һәм акыл бирде.
Исраилиләр китергән бүләкләрнең артык күп булуы
2Муса, шулай итеп, Бесалелны, Оһолиабны һәм Раббы осталык биргән һөнәр ияләрен, бу эштә ярдәм итәргә теләгән барлык башка осталарны чакырып алды. 3Муса аларга Исраил халкы китергән бүләкләрне тапшырды, һәм осталар бу әйберләрне Изге чатырны коруга тоттылар. Халык исә һәр иртәне ихтыяри бүләкләр китерүен дәвам итте. 4Шуннан осталар, Изге чатырны корудан туктап, 5Муса белән сөйләшергә киттеләр.
– Раббы кушкан чатырны кору өчен, халык бүләкне кирәгеннән артык күп китерә, – диде алар.
6Шуның өчен Муса:
– Ирләр дә, хатын-кызлар да, чатыр кору өчен, башка бер нәрсә китермәсеннәр, – дип, стандагыларның һәммәсенә әйтергә кушты.
Шуннан соң алар бүләк китерми башладылар, 7чөнки эш башкару өчен кирәкле әйберләр артыгы белән китерелгән иде.
Чатырны кору
8Эшкә керешкән осталар чатыр өчен ун пәрдә тектеләр; пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелде. 9Пәрдәләр барысы да бер зурлыкта – буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк иде. 10Осталар, пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тектеләр. 11Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куйдылар, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена да тектеләр: 12беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк иде. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килде. 13Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма ясадылар.
14Чатырны каплау өчен, осталар янә бер каплавыч ясадылар. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерләделәр. 15Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булды. 16Осталар башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтырдылар. 17Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк ясадылар. 18Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшләделәр.
19Чатыр өчен алар янә ике каплавыч эшләделәр: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән иде.
20Шуннан соң осталар чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар ясадылар. 21Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым иде. 22Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнде. 23Осталар чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам 24һәм көмештән кырык нигез ясадылар – һәр рам астында чыгынтыларга туры китерелгән икешәр нигез булды. 25Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам 26һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез ясадылар. 27Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам, 28ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам ясадылар. 29Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелде; ике почмак та бертөрле ясалды. 30Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез – һәр рам астына икешәр нигез ясалды.
31Шуннан соң осталар сәрви агачыннан борыслар ясадылар: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс, 32икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булды. 33Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылды. 34Осталар рамнарны алтын белән капладылар һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркеттеләр; бу борысларны да алтын белән капладылар.
35Аннары осталар зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукыдылар да аның өстенә керубим сурәтләре чиктеләр. 36Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан дүрт багана ясап, алтын белән капладылар. Баганалар өчен алтыннан ыргаклар эшләделәр һәм дүрт көмеш нигез коеп ясадылар.
37Соңыннан осталар, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшләделәр; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелде. 38Пәрдәне элү өчен, осталар, алтын ыргаклары булган биш багана ясап, аларның башын вә чыбыкларын алтын белән капладылар һәм баганалар өчен биш бакыр нигез койдылар.
Currently Selected:
Чыгыш 36: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015