Чыгыш 35
35
Шимбә турындагы канун
1Муса, Исраилнең бар халкын җыеп, болай диде:
– Раббы сезгә менә нәрсә эшләргә боерды: 2алты көн эшләгез, ә җиденче көн – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Ул көнне эшләгән кеше, кем булуына карамастан, үлемгә дучар ителергә тиеш. 3Шимбә көнне хәтта өйләрегездә ут та кабызмагыз.
Исраилиләрнең бүләкләре
4Исраил халкына Муса болай диде:
– Раббы менә нәрсә боерды: 5үзегездән Раббыга бүләкләр тәкъдим итегез. Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен. Ул бүләкләр: алтын, көмеш, бакыр, 6зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, 7кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы, 8яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр, 9эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар булсын.
10Сезнең арада булган барлык осталар, килеп, Раббы кушкан бар нәрсәне – 11чатырны, аның каплавычын, каптырмаларын, рамнарын, борысларын, баганаларын һәм нигезләрен; 12Аллаһы сандыгын, аның колгаларын, капкачын һәм сандыкны аера торган пәрдәне; 13өстәлне һәм аның колгаларын, өстәлдәге барлык савыт-сабаны һәм Аллаһыга багышланган икмәкне; 14шәмдәлне, аның кирәк-яракларын вә яктырткычларын, аның өчен майны; 15хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен һәм аның колгаларын; изгеләндерү маен, хуш исле сумала-майларны; чатырга керү юлын каплаучы пәрдәне; 16корбан яндыру мәзбәхен, аның бакыр рәшәткәсен, колгаларын һәм барлык әсбапларын; юынгычны һәм аның аскуймасын; 17ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләрне, баганаларны һәм нигезләрне; ишегалды капкасына эленгән пәрдәне; 18чатыр вә ишегалды өчен казыкларны һәм бауларны; 19мәһабәт киемнәрне – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына, руханилык итү өчен, киемнәрне әзерләсеннәр.
20Исраил халкы Муса яныннан таралышты, 21аннары, Очрашу чатырын кору, чатыр өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне һәм изге киемнәрне әзерләү өчен, үз теләге белән, йөрәге кушканча, Раббыга бүләк алып килде. 22Барча ир-ат һәм хатын-кыз, йөрәк кушканча, алтыннан ясалган төрле-төрле бизәнү әйберләре – эләктергеч, алка, балдак һәм муенсалар алып килде. Бу алтын әйберләрне алар, махсус бүләк итеп, Раббыга багышладылар. 23Кемнәрнең зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре яисә диңгез филе тиреләре булса, барысы да шуны китерде. 24Көмеше яисә бакыры булганнар әлеге әйберләрне Раббыга китерде. Сәрви агачы булган һәркем, шул агачны эштә куллану өчен, Раббыга алып килде. 25Эрли белүче уңган хатын-кызлар үзләре эрләгән зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон җеп һәм нәфис җитен китерделәр. 26Ярдәм итәргә теләгән һәм эрләргә оста булган хатын-кызлар кәҗә мамыгы эрләде. 27Башлыклар, эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак һәм башка кыйммәтле ташлар китерделәр. 28Алар шулай ук яктырткыч, изгеләндерү мае һәм хуш исле сумала-майлар өчен төрле матдәләр һәм зәйтүн мае алып килделәр. 29Раббы Мусага кушкан эшләрне башкару өчен, һәр Исраил кешесе – ир-атмы ул, хатын-кызмы – үз теләге белән Раббыга бүләген алып килде.
Изге чатырны коручы осталар
30Шулчак Муса Исраил халкына әйтте:
– Карагыз: Раббы Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайлап, 31аны Аллаһы Рухы белән рухландырды һәм барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баетты. 32Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый 33һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала. 34Раббы Бесалелга һәм Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабка башкаларны өйрәтү осталыгы бирде. 35Ул аларда теләсә нинди эшне башкарырлык осталык булдырды. Алар – һөнәр остасы да, сызымчы да, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен белән чигүче дә, шулай ук тукучы да; алар – барлык эшләрне һәм сызымнарны белүчеләр.
Currently Selected:
Чыгыш 35: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: