Эфеслеләргә хат 3
3
Паулның башка халыклар арасында хезмәте
1Менә шуның өчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүди булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам. 2Аллаһы мәрхәмәте белән миңа сезнең өчен бирелгән вазифам турында ишеткәнсездер. 3Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, ниятен белдерде. 4Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. 5Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм түгел иде әле. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. 6Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яһүдиләр белән бергә яһүди булмаганнар да – варисташлар, бер тәннең әгъзалары һәм Аллаһы биргән вәгъдәне уртаклашучылар.
7Үз куәте белән Аллаһы биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым. 8Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү 9һәм Аллаһының серле ниятен һәммәсенә ачып бирү вазифасы йөкләнде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаһы бу ниятен иң баштан ук яшереп тоткан иде. 10Аллаһының нияте иман итүчеләр бердәмлеге аркылы Үзенең күпкырлы зирәклеген күкләрдәге башлык һәм хакимлекләргә хәзер мәгълүм итү иде. 11Аллаһы моны иң баштан ук булган нияте буенча башкарды. Бу ниятне Ул Хакимебез Мәсих Гайсә аша тормышка ашырган иде. 12Шулай булгач, Мәсихнеке булып, Аңа иман итү аша, без кыю рәвештә һәм һич икеләнүсез Аллаһыга якынлаша алабыз. 13Шуңа күрә, үтенәм сездән: сезнең хакка газап чигүемә күңелегезне төшермәгез. Бу газаплар даныгыз өчен хезмәт итә.
Мәсихнең мәхәббәте
14Боларның һәммәсе өчен мин Атабыз алдында тез чүгеп ялварам. 15Күкләрдә һәм җирдә булган һәр ыруг Аңардан үзенә исем ала. 16Данлы бөеклегенең байлыгы белән Аллаһы Үзенең Рухы аркылы сезгә эчке яктан ныгырга куәт бирсен, 17иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып, 18-19бар изгеләр белән берлектә Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча төшенә алсын һәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белсен, дип дога кылам. Шулай итеп, сезне Аллаһының бөтен тулылыгы чолгап алыр.
20Куәте бездә гамәлдә булган һәм сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли Алучыга 21– Аңа иман итүчеләр бердәмлегендә һәм Мәсих Гайсә аша буыннан-буынга мәңге-мәңгегә дан булсын! Амин.
Currently Selected:
Эфеслеләргә хат 3: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: