Эфеслеләргә хат 1
1
1 Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәһәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә 2Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын!
Мәсих Гайсә фатихалары
3Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы һәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалады. 4Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булуыбыз өчен, дөнья яратылганчы ук Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә 5Гайсә Мәсих аша безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аның изге теләге һәм ихтыяры иде. 6Моның өчен Үзенең сөекле Углы аша безгә бүләк иткән бөек мәрхәмәте макталсын.
7Без Мәсихтә булып, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. 8Аллаһы бу мәрхәмәтен бар зирәклек һәм белем белән бергә мул итеп бирде. 9Изге теләге буенча, Мәсихтә тормышка ашырырга ниятләгән Үз ихтыярының серен безгә белдерде. 10Аның нияте исә шул: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә берләштерү.
11Һәммәсен Үз максаты һәм ихтыяры нигезендә эшләүче Аллаһы, нияте белән алдан билгеләп, безне Мәсих аша варислары итте. 12Безнең, ягъни беренче булып Мәсихкә өмет баглаучылар аркылы Аллаһының даны макталсын дип эшләде Ул моны. 13Сез дә хакыйкать сүзен – үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Мәсихкә иман китергәч, вәгъдә ителгән Изге Рух – Аллаһы мөһере белән Мәсих аша тамгаландыгыз. 14Аллаһы безне, Аныкы булганнарны тулысынча йолып алганчы, булачак мирасыбызны алуыбыз өчен, Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Шуның аркылы Аллаһының даны макталыр.
Паулның догасы
15Шуңа күрә, Хаким Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә мәхәббәтегез турында ишетеп, 16мин дә, догаларымда искә алып, сезнең өчен Аллаһыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм. 17Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы – шөһрәтле Ата, Үзен танып белсеннәр өчен, сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам. 18-19Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләргә булачак мирасның нинди мул һәм данлы икәнен һәм бездәге, иман итүчеләрдәге, куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. 20Бу куәт Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле көч белән бер үк. 21Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртөрле көчләр өстеннән бу дөньяда гына түгел, киләчәк дөньяда да һәртөрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. 22Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге өчен Аны бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйды. 23Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнең тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнең тулылыгы.
Currently Selected:
Эфеслеләргә хат 1: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: