YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 1:18-21

Эфеслеләргә хат 1:18-21 TTRBBL

Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләргә булачак мирасның нинди мул һәм данлы икәнен һәм бездәге, иман итүчеләрдәге, куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле көч белән бер үк. Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртөрле көчләр өстеннән бу дөньяда гына түгел, киләчәк дөньяда да һәртөрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә.