Рәсүлләр 28
28
Паул Мальта утравында
1Исән-имин ярга чыгып җиткәч, утрауның Мальта дип аталуын белдек. 2Утрау кешеләре безгә гадәттән тыш кунакчыл булдылар. Яңгыр ява башлаганга һәм салкын булганга күрә, учак яктылар һәм безнең барыбызны да учак янына чакырдылар. 3Паул үзе җыеп алып килгән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салгач, шунда эсседән бер зәһәр елан атылып чыгып, аның кулына ябышып калды. 4Утрау кешеләре, аның кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә:
– Бу адәм кеше үтерүче булса кирәк. Диңгездән котылса да, гаделлек алиһәсе аны исән калдырмады, – диештеләр.
5Әмма Паул еланны утка селкеп төшерде һәм аз гына да җәрәхәтләнмәде. 6Кешеләр, ул шешенер яки кинәт егылып үләр, дип көттеләр. Әмма озак көткәннән соң, аңа һичнинди зарар булмаганлыгын күреп, фикерләрен үзгәрттеләр:
– Ул – кайсыдыр бер илаһ, – диделәр алар.
7Шул урыннан ерак түгел утрау башлыгы Поплиның хуҗалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды һәм өч көн буе дусларча кунак итте. 8Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруы белән җәфаланып ята иде. Паул аның янына кереп дога кылды һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырды. 9Бу вакыйгадан соң утраудагы башка авырулар да Паул янына килделәр һәм савыктырылдылар. 10Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хөрмәт күрсәттеләр, ә китәргә җыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр.
Паулның Римга килүе
11Мальта утравында өч ай торганнан соң, анда кышлаган бер корабка утырып юлга чыктык. Кораб Искәндәрия шәһәренеке булып, аның борынына күк игезәкләре#28:11 Күк игезәкләре – греклар мифологиясендә диңгезчеләрне саклый торган ике илаһ. сурәте төшерелгән иде. 12Суракүсәй шәһәренә килеп җиткәч, анда өч көн булдык. 13Аннан Ригиун шәһәренә килдек. Икенче көнне, көньяк җиле исә башлагач, Ригиуннан киттек һәм ике көндә Потиулуй шәһәренә килеп җиттек. 14Ул шәһәрдә имандашларыбызны очраттык, һәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр.
Шулай без Римга килеп җиттек. 15Андагы имандашлар, безнең хакта ишеткәч, Аппи мәйданы һәм Өч кунакханә шәһәрләре янына тикле җитеп, безне каршы алырга килгәннәр. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга шөкрана кылды, аның күңеле күтәрелде. 16Рим шәһәрендә Паулга сак астында ялгыз яшәргә рөхсәт ителде.
Күренекле яһүдиләр белән очрашу
17Римга килеп, өч көн торганнан соң, Паул яһүдиләрнең башлыкларын бергә җыелырга чакырды. Җыелгач, Паул аларга:
– Туганнар! Үз халкыбызга яки аталарыбызның йолаларына каршы һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мин Иерусалимдә тоткын булдым һәм римлылар кулына тапшырылдым, – диде. – 18Алар миннән сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга күрә азат итәргә теләгәннәр иде. 19Әмма, яһүдиләр моңа каршы килгәнлектән, мин кайсарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү максаты белән түгел. 20Шуңа күрә мин сезне очрашып сөйләшергә чакырдым. Шушы богауларым Исраил баглаган өмет өчен бит.
21Ә яһүдиләр аңа:
– Без Яһүдиядән синең хакта хатлар да алмадык, Яһүдиядән килгән туганнарның берсе дә синең хакта һичнинди хәбәр җиткермәде һәм начар сүзләр сөйләмәде. 22Хәер, без фикерләреңне үзеңнән ишетергә теләр идек, чөнки безгә билгеле булганча, һәркайда бу мәзһәбкә каршы сөйлиләр, – диделәр.
23Алар Паул белән башка бер көнне очрашырга килештеләр. Билгеләнгән көнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты. 24Кайберләре аның сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар 25һәм бер-берсе белән килешә алмыйча таралыштылар. Алар китәргә җыенганда, Паул болай диде:
– Изге Рух сезнең аталарыгызга Ишагыйя пәйгамбәр аркылы дөрес әйткән:
26«Бу халык янына бар да әйт:
Ничек кенә тыңласагыз да – аңламассыз,
ничек кенә карасагыз да – күрмәссез.
27Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан.
Көчкә генә ишетә колаклары,
күзләрен дә алар йомганнар.
Әгәр шулай булмаса,
күзләре белән күрерләр,
колаклары белән ишетерләр иде.
Йөрәкләре белән аңларлар,
Миңа таба борылырлар,
һәм Мин аларны савыктырыр идем»#28:26-27 Карагыз: «Ишагыйя», 6:9-10. .
28Шуңа күрә сезгә мәгълүм булсын: Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр яһүди булмаган халыкларга җибәрелгән һәм аны алар тыңларлар, – диде Паул.
[29Ул шулай дигәннән соң, яһүдиләр бик нык бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар.]#28:29 Бу аять иң борынгы кулъязмаларда юк.
30Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм янына килүчеләрнең барысын да кабул итте. 31Ул, кыюлык белән һәм каршылыкларга очрамыйча, Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм Хаким Гайсә Мәсих хакында өйрәтте.
Currently Selected:
Рәсүлләр 28: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: