YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 16

16
Тимутәйнең Паулны озатып баруы
1Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде. 2Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы сүзләр генә сөйләделәр. 3Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Ул бу эшне анда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да атасының грек икәнен беләләр иде. 4Шәһәрләр аша үткәндә, алар иман итүчеләргә Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар, аларны үтәргә үгетләделәр.
5Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм көннән-көн иман итүчеләрнең саны арта барды.
Паулның Македуния өлкәсенә чакырылуы
6Паул һәм аның белән булган кешеләр Фрүгия һәм Гәләтия аша киттеләр, чөнки Изге Рух аларга Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен хәбәр итәргә рөхсәт итмәде. 7Мусия төбәгенә килгәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны җибәрмәде, 8һәм алар Мусияне узып, Троас шәһәренә килделәр.
9Төнлә Паулга Аллаһыдан шундый бер күренеш иңде: македунияле берәү Паул каршында басып тора. Ул: «Македуниягә кил һәм безгә ярдәм ит», – дип ялвара. 10Шушы күренештән соң, Аллаһы безне шунда Яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра, дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык.
Лудиянең Хаким Гайсәгә иман китерүе
11Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килдек. 12Аннары Македуниянең беренче өлешендәге Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә#16:12 …Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә… – Грек телендә «Рим колониясе» дигән сүзләр белән бирелгән. Филиппуй шәһәренең Рим императорыннан кабул итеп алынган үзидарә хокуклары булган, шәһәр Рим кануннары буенча яшәгән. Шундый колониягә күп римлылар күчеп килә торган булганнар. юл тоттык. Без бу шәһәрдә берничә көнгә тукталдык. 13Шимбә көнне, шәһәрдән чыгып, елга буена киттек, чөнки дога кылу урынын шунда дип уйладык. Без анда җыелган хатын-кызлар белән сөйләшеп утырдык. 14Анда Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны хөрмәт итә торган Лудия исемле бер хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләргә Хаким Гайсә аның йөрәген ачты. 15Үзе һәм өендәгеләре суга чумдыру йоласын үтәгәннән соң, ул безгә:
– Мине Хаким Гайсәгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп, кунак булыгыз, – диде.
Ул безне күндерде.
Филиппуйда тоткынлыкта
16Бер көнне дога кылу урынына барганда, безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенең хуҗаларына күп табыш китерә икән. 17Паул артыннан һәм безнең арттан:
– Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды кыз.
18Ул берничә көн шулай эшләде. Ниһаять, Паулның түземлеге бетте һәм ул, борылып, рухка:
– Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде.
Һәм рух шундук чыкты. 19Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыгуын аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар һәм мәйданга шәһәр башлыклары каршына өстерәп алып киттеләр. 20-21Аларны идарәчеләр янына китерделәр һәм:
– Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр.
22Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре аларның киемнәрен йолкып салдырдылар һәм таяк белән кыйнарга боердылар. 23Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташладылар һәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга әмер бирделәр. 24Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданның эчке бүлмәсенә япты да аякларын агач богауларга беркетеп куйды.
25Төн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап, мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыңлап утырдылар. 26Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук һәммә ишекләр ачылды, барысының да аякларыннан богаулары төшеп китте. 27Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде. 28Әмма Паул:
– Үзеңә һичбер явызлык эшләмә, чөнки без барыбыз да монда, – дип кычкырды.
29Каравылчы ут сорап алды да бүлмә эченә йөгереп керде һәм, калтыранып, Паул белән Силас алдына егылды. 30Ул аларны тышкы якка алып чыкты.
– Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул алардан.
31Алар болай дип җавап бирделәр:
– Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр.
32Аңа һәм өендә булганнарның барысына Раббы сүзен вәгазьләделәр. 33Шул ук сәгатьтә төнлә белән каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды. Шундук ул үзе һәм өендәгеләр барысы да суга чумдыру йоласын үтәделәр. 34Үзенең өенә алып килеп, аларга табын тәкъдим итте һәм Аллаһыга иман китергәне өчен бөтен йорты белән куанды.
35Көн тугач, шәһәр идарәчеләре хезмәтчеләрен аларны азат итәргә дигән боерык белән җибәрделәр. 36Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга:
– Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән боерык җибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде.
37Әмма Паул:
– Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез кыйнадылар һәм зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә үзләре безне чыгарсыннар, – диде.
38Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч куркып калдылар. 39Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар һәм шәһәрдән китүләрен сорадылар.
40Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очратып, аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр һәм соңыннан юлга чыктылар.

Currently Selected:

Рәсүлләр 16: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in