Рәсүлләр 14
14
Паул белән Барнаб Икүниун шәһәрендә
1Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдиләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сөйләүләреннән бик күп яһүдиләр һәм башка халык кешеләре иманга килделәр. 2Ә иманга килмәгән яһүдиләр яһүди булмаганнарны иманга килгән туганнарына каршы котырттылар. 3Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Хаким Гайсә турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды. 4Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчеләре рәсүлләр ягында булды. 5Яһүди булмаганнар һәм яһүдиләр, үзләренең башлыклары белән берлектә, рәсүлләргә һөҗүм итеп, ташлар атып үтерергә булдылар. 6Ә рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә 7халыкка Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.
Лустра шәһәрендә булган хәлләр
8Лустра шәһәрендә аяклары йөрми торган бер кеше бар иде. Ул кеше, тумыштан ук гарип булып, беркайчан да йөри алмаган. 9Ул да Паул сөйләгән сүзләрне тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, шифа алачагына гарипнең ышанычы булганын күреп:
10– Аякларыңа туры итеп бас, – дип, көчле тавыш белән әйтте.
Гарип шундук сикереп торды да йөри башлады. 11Халык исә, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә:
– Безнең яныбызга кеше кыяфәтендә илаһлар иңде, – дип кычкыра башлады.
12Барнабны грекларның илаһы Зевс дип, ә Паулны Гермес#14:12 …Зевс …Гермес… – Греклар мифологиясендә Зевс – иң бөек илаһ, ә Гермес тел остасы дип саналган. дип атадылар, чөнки ул күбрәк сөйли иде. 13Шәһәр читенә урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенең каһине#14:13 Каһин – мәҗүсиләрдә дин башлыгы. исә, капка алдына үгезләр һәм чәчәк бәйләмнәре алып килеп, халык белән бергә корбан китерергә теләде.
14Бу хакта ишеткәч, рәсүлләр өсләрендәге киемнәрен ертып төшереп, халык төркеме арасына йөгереп керделәр һәм:
15– Кешеләр, сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә – сезнең кебек үк кешеләр. Без сезгә Яхшы хәбәр сөйлибез, сезне бу мәгънәсез әйберләрдән арындырырга, күк, җир, диңгез һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан мәңге тере Аллаһыга таба борырга өндибез. 16Алдагы буыннар вакытында Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде. 17Хәер, яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте, йөрәкләребезне куаныч белән тутырып торды.
18Шулай дип әйтеп тә, алар көчкә-көчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар.
19Шулай да Антиухиядән һәм Икүниун шәһәреннән килгән кайбер яһүдиләр халыкны рәсүлләргә каршы котырттылар. Паулны ташлар атып кыйнадылар һәм, үлде дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташладылар. 20Янына шәкертләр җыелгач исә, ул торды һәм шәһәргә китте.
Икенче көнне ул Барнаб белән Дерби шәһәренә юл тотты. 21Әлеге шәһәрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп, күп кешеләрне шәкерт иттеләр. Аннары Лустра, Икүниун һәм Антиухия шәһәрләренә кайттылар. 22Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга өндәделәр.
– Аллаһы Патшалыгына керү өчен, безгә күп михнәтләр чигәргә кирәк, – диделәр.
23Һәр бердәмлектә өлкәннәрне билгеләп куйдылар һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре иман китергән Хаким Гайсәнең кулларына тапшырдылар.
Сүриядәге Антиухиягә әйләнеп кайту
24Шуннан соң алар, Писидия аша үтеп, Памфулия өлкәсенә килделәр. 25Пергидә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Атталея шәһәренә юнәлделәр. 26Корабка утырып, Атталеядән Антиухиягә киттеләр. Үзләре әле генә төгәлләгән эшне башкару өчен, Паул белән Барнаб Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр. 27Антиухиягә кайтып җиткәч, алар, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, яһүди булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. 28Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.
Currently Selected:
Рәсүлләр 14: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: