YouVersion Logo
Search Icon

II Тессалуникәлеләргә хат 2

2
Канунсыз кеше турында
1Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүе һәм янына җыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандашлар, сездән үтенеп сорыйбыз: 2ашыгыч фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббының көне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын. 3Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Аллаһыдан баш тартмыйча һәм һәлакәткә дучар ителгән канунсыз кеше килмичә торып, ул көн җитмәячәк. 4Ул кеше алла дип аталган һәм кешеләр табына торган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк. 5Мин яныгызда булганда, шул турыда сөйләгәнемне хәтерләмисезмени?
6Канунсыз кешегә билгеләнгән вакыттан алдан килергә ирек бирмичә, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез. 7Канунсызлыкның яшерен көче инде эшкә тотынган, ләкин тоткарлаучы үзе киткәнче тоткарлавын дәвам иттерер. 8Шунда канунсыз кеше пәйда булыр, Хаким Гайсә аны тыны белән үтереп, килүенең балкышы аны юк итәчәк. 9Шайтан тәэсирендә канунсыз кеше зур көч, ялган галәмәтләр, могҗизалар күрсәтеп килер, 10һәртөрле явыз хәйләләрне һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чөнки үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. 11Шуңа күрә, Аллаһы аларга зур буталчыклык җибәрер, һәм алар ялганга ышанырлар. 12Нәтиҗәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хөкем ителерләр.
Аллаһы сезне сайлады: нык торыгыз
13Имандашлар – Хакимебезнең сөеклеләре, сезнең өчен һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чөнки Рухның сезне изге итүе һәм хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы беренче булып коткару өчен сезне сайлады. 14Аллаһы сезне моңа, Хакимебез Гайсә Мәсихнең шөһрәтенә ирешүегезне теләп, без сөйләгән Яхшы хәбәр аркылы чакырды. 15Шуңа күрә, имандашлар, нык торыгыз, без сөйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән өйрәтүләрдән тайпылмагыз.
16Хакимебез Гайсә Мәсих Үзе һәм безгә мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәтлелегендә мәңгелек юану, какшамас өмет биргән Атабыз Аллаһы 17күңелләрегезне юатсын, һәртөрле яхшы эшләрне башкарырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә сезгә көч бирсен.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in