II Көринтлеләргә хат 2
2
1Шулай итеп, бу юлы яныгызга килүем сезне күңелсезләндерергә тиеш түгел, дип карар кылдым. 2Сезне көендерсәм, мин көендергән кешеләрдән башка мине кем сөендерер? 3Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән көенеч булмасын. Мин ышанам ки, минем куаныч һәммәгезнең куанычыдыр. 4Көендерү өчен түгел, сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү өчен, олы хәсрәт һәм йөрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны.
Гөнаһ кылган кешене кичерү
5Берәү көендергән икән, мине түгел, ә сезнең барыгызны да – һәрхәлдә ниндидер дәрәҗәдә (моны күпертеп күрсәтмәс өчен язам) – көендергән. 6Мондый берәүгә сезнең күбегез тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек. 7Шуңа күрә, ул чиктән тыш көенмәсен өчен, сез аны гафу итегез һәм юатыгыз. 8Шуның өчен аңа булган мәхәббәтегезне раславыгызны үтенәм. 9Сезне сынау, һәрнәрсәдә тыңлаулымы икәнегезне белү өчен яздым хатымны. 10Сез кемнедер кичерәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткәнемне (гафу итәрлеге булса) Мәсих алдында сезнең хакка кичерәм. 11Шулай итеп, шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмас. Шайтанның ниятләре безгә билгеле бит.
Паулның тынычсызлыгы һәм юанычы
12Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип, Троаска килгәч, Хаким Гайсә миңа ишекләрне ачкан булса да, 13анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йөрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, Македуниягә киттем.
14Безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын. 15Котылу юлындагылар арасында да, һәлакәт юлындагылар арасында да без – Мәсихтән Аллаһыга килә торган хуш ис. 16Берәүләр өчен без – үлемгә илтүче үлем исе, ә башкалар өчен – тереклек бирүче тормышның хуш исе. Кем мондый эшкә сәләтле соң? 17Без, күпләр кебек, үз файдабыз өчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, Аллаһыдан җибәрелгәннәр буларак, Аның каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: