И адәм, андый гамәлләрне хөкем итәсең, ә үзең шуны ук эшлисең. Әллә син, Аллаһы хөкеменнән качып котылырмын, дип уйлыйсыңмы? Аллаһының игелеге сине тәүбәгә юнәлткәнне аңламыйча, Аның шушы чиксез игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы әллә?