Аллаһыга дан булсын! Гайсә Мәсих турындагы хәбәремдә әйтелгәнчә, Ул сезгә ныклык бирә ала. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп сакланган сер. Хәзер исә әлеге сер, бөтен халыклар иманга килсен өчен, мәңгелек Аллаһы әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аша билгеле булды. Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын! Амин.