Язмада «Аңа ышанган кеше оятка калмас» дип әйтелгән. Монда яһүдиләр белән башка халыклар арасында аерма юк, чөнки барыбызның да Раббысы – бер үк, Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт. Язмада әйтелгәнчә, «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».