1
Марк 4:39-40
Инҗил
ИНҖ2025
Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә: – Шаулама, тынычлан! – дип боерды. Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты. – Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанмыйсызмы? – диде Гайсә аларга.
Compare
Explore Марк 4:39-40
2
Марк 4:41
Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә: – Кем соң Ул? Аңа җил дә, диңгез да буйсына, – диештеләр.
Explore Марк 4:41
3
Марк 4:38
Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диделәр.
Explore Марк 4:38
4
Марк 4:24
Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте: – Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарырлар, хәтта өстәп тә бирерләр.
Explore Марк 4:24
5
Марк 4:26-27
Үзе әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде: – Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: әйтик, кеше орлык чәчә, төнен йоклап, иртә таңда уянып аягына баса, ә орлык, шытып чыгып, өскә тартыла – кеше моның ничек булуын белми дә.
Explore Марк 4:26-27
6
Марк 4:23
Колагы булганнар – ишетсен!
Explore Марк 4:23
Home
Bible
Plans
Videos