1
Маттай 27:46
Инҗил
ИНҖ2025
Сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Эли, Эли, лема сабахтани? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде (бу «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Мине?» дигәнне аңлата).
Compare
Explore Маттай 27:46
2
Маттай 27:51-52
Шулвакыт Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылды, каберләр ачылып китеп, гүр иясе булган бик күп изгеләргә җан керде
Explore Маттай 27:51-52
3
Маттай 27:50
Гайсә тагын каты итеп бер кычкырды да җан бирде.
Explore Маттай 27:50
4
Маттай 27:54
Йөзбашы һәм аның белән бергә Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәвен һәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар. – Ул чынлап та Аллаһы Углы булган икән, – диеште алар.
Explore Маттай 27:54
5
Маттай 27:45
Көн үзәгендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте.
Explore Маттай 27:45
6
Маттай 27:22-23
– Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән миңа нишләргә? – дип сорады Пилат. – Хачка кадакларга Аны! – дип кычкырды бөтенесе бертавыштан. – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. – Хачка кадакларга Аны! – дип тагын да катырак кычкырды халык.
Explore Маттай 27:22-23
Home
Bible
Plans
Videos