Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кайткан вакытта да шулай булыр. Туфан сулары калкыр алдыннан, Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр, кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Туфан сулары күтәрелеп бөтенесен харап иткәнче, алда нәрсәләр буласын һичкем уйлап карамаган. Адәм Углының кайтуы да нәкъ шулай булыр.