Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә дөньяның барлык патшалыкларын күрсәтеп:
– Шушы патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. Шулай итеп, миңа табынсаң, болар барысы Синеке булыр.
Моңа каршы Гайсә болай дип җавап кайтарды:
– Язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.