Әйтик, арагыздан берәү манара төзергә тели ди. Төзелешне башкарып чыгарга акчасы җитәрлекме икәнен белү өчен, иң башта, утырып, аның күпмегә төшәсен ул хисапламасмы әллә? Югыйсә, нигезен салып та төзеп бетерә алмаса, моны күрүче һәркем: «Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аңардан көләр.