Изге Рух Филипкә:
– Арба янына кил дә рәттән атла, – диде.
Филип арба янына йөгереп килде һәм, хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укыганын ишетеп:
– Укыганыңны аңлыйсыңмы соң? – дип сорады.
– Берәрсе төшендермәсә, ничек аңлыйм инде? – диде хәбәши һәм Филипкә үз янына утырырга тәкъдим итте.