Шунда Петер:
– Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Сатылган җир акчасының бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухны алдарга уйладыңмы? – диде. – Сатканчы ул милек синеке булды, сатканнан соң да акчасы синең кулда иде. Ни өчен син алдашырга уйладың? Син бит кешеләрне түгел, Аллаһыны ялганладың.
Шушы сүзләрне ишетүгә Һанани идәнгә ауды да җан бирде. Бу хәл турында ишеткән кешеләрнең коты очты.