1
II Петернең хаты 3:9
Инҗил
ИНҖ2025
Кайберәүләр озакка сузылды дип исәпләсә дә, Раббы Үз вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки беркемнең дә һәлак булуын теләми, бөтен кешенең тәүбәгә килүен көтә.
Compare
Explore II Петернең хаты 3:9
2
II Петернең хаты 3:8
Сез, газиз дусларым, шуны онытмагыз: Раббы өчен бер көн – мең ел сыман, мең ел – бер көн сыман.
Explore II Петернең хаты 3:8
3
II Петернең хаты 3:18
Хакимебез, Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген һәм мәңге дан булсын! Амин.
Explore II Петернең хаты 3:18
4
II Петернең хаты 3:10
Әмма Раббы көне, карак сыман, көтмәгәндә килеп җитәр. Ул көнне күк гөмбәзе дөбердәп юкка чыгар, күк җисемнәре утта эреп таркалыр, җир дә, җир йөзендә кешеләр тарафыннан кылынгын гамәлләр дә фаш ителер.
Explore II Петернең хаты 3:10
5
II Петернең хаты 3:11-12-11-12
Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, Аллаһы көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләгәндә, тормышыгызның изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып юкка чыгар һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәр.
Explore II Петернең хаты 3:11-12-11-12
Home
Bible
Plans
Videos