1
I Петернең хаты 4:8
Инҗил
ИНҖ2025
Барыннан да бигрәк бер-берегезне чын күңелдән яратыгыз, чөнки мәхәббәт булган урында күп гөнаһлар кичерелә.
Compare
Explore I Петернең хаты 4:8
2
I Петернең хаты 4:10
Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәркайсыгыз шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итсен. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрегезне кулланыгыз.
Explore I Петернең хаты 4:10
3
I Петернең хаты 4:11
Кемгәдер сөйләү осталыгы бирелгән икән, Аллаһы сүзләрен җиткергән кебек сөйләсен; берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен. Аллаһы шул рәвешчә һәрнәрсәдә Гайсә Мәсих аша данланыр. Мәсихкә мәңгедән-мәңгегә дан һәм кодрәт булсын. Амин.
Explore I Петернең хаты 4:11
4
I Петернең хаты 4:16
Әгәр инде мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз.
Explore I Петернең хаты 4:16
5
I Петернең хаты 4:7
Һәр нәрсәнең ахыры якындыр. Шуңа күрә, дога кыла алыр өчен, тотнаклы һәм аек акыллы булыгыз.
Explore I Петернең хаты 4:7
6
I Петернең хаты 4:12-13
Газиз дусларым! Сынау утына тарыганга гаҗәпләнмәгез, монда бернинди сәер нәрсә юк. Мәсихнең газапларын уртаклашуыгызга куаныгыз, һәм Аның бөеклеге ачылганда, шатлыгыгызның чиге булмас.
Explore I Петернең хаты 4:12-13
7
I Петернең хаты 4:9
Кунакчыл булыгыз, бер-берегезне кабул итәргә туры килгәндә зарланмагыз.
Explore I Петернең хаты 4:9
8
I Петернең хаты 4:19
Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын ышанычлы Бар кылучыга тапшырсыннар һәм игелекле гамәлләрен дәвам итсеннәр.
Explore I Петернең хаты 4:19
9
I Петернең хаты 4:1-2
Шулай итеп, тән газаплары кичергән Мәсих кебек, сез дә газап чигәргә әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борыла; нәтиҗәдә бу дөньяда ул инде калган вакытын нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши.
Explore I Петернең хаты 4:1-2
10
I Петернең хаты 4:14
Әгәр сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки Аллаһының шөһрәтле Рухы, Аллаһы Рухы – сезнең юлдашыгыздыр.
Explore I Петернең хаты 4:14
Home
Bible
Plans
Videos