1
I Петернең хаты 1:3-4
Инҗил
ИНҖ2025
Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына дан булсын! Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтеп, Ул безгә яңа гомер, тере өмет бирде, күкләрдә сезнең өчен саклана торган – юкка чыкмас, пакь, шиңмәс мирас әзерләде.
Compare
Explore I Петернең хаты 1:3-4
2
I Петернең хаты 1:6-7
Шул сәбәпле хәзергә төрле сынаулар аркасында газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. Ут белән сыналган, фани дөнья алтыныннан да кыйммәтрәк иманыгыз, сыналып, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерәчәк.
Explore I Петернең хаты 1:6-7
3
I Петернең хаты 1:15-16
Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы ничек изге булса, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. Язмада «изге булыгыз, чөнки Мин изге» дип язылган бит.
Explore I Петернең хаты 1:15-16
4
I Петернең хаты 1:14
Тыңлаучан балаларга охшарга тырышыгыз; Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы сыман, тән нәфесенә иярмәгез.
Explore I Петернең хаты 1:14
5
I Петернең хаты 1:13
Шуңа күрә аек акыл белән фикер йөртергә әзер булыгыз. Гайсә Мәсих кайткан көнне сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз.
Explore I Петернең хаты 1:13
6
I Петернең хаты 1:24-25
Язмада әйтелгәнчә, «Һәр җан иясе үлән кебек, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге кебек; үлән кибә, чәчәк тә шиңә; әмма Раббы сүзе мәңге яши». Бу Сүз – сезгә бирелгән Яхшы хәбәр!
Explore I Петернең хаты 1:24-25
Home
Bible
Plans
Videos