1
I Көринтлеләргә хат 13:4-5
Инҗил
ИНҖ2025
Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый.
Compare
Explore I Көринтлеләргә хат 13:4-5
2
I Көринтлеләргә хат 13:7
Ул бөтенесенә түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрчак өметләнә, барысына сабыр итә.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:7
3
I Көринтлеләргә хат 13:6
Мәхәббәт гаделсезлеккә сөенми, киресенчә, хакыйкатькә шатлана.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:6
4
I Көринтлеләргә хат 13:13
Ә менә бу өч нәрсә – иман, өмет, мәхәббәт – мәңге яшәр. Алар арасында иң бөеге исә – мәхәббәт.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:13
5
I Көринтлеләргә хат 13:8
Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынып калыр, белемнәрнең кирәге калмас, мәхәббәт исә беркайчан бетмәс.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:8
6
I Көринтлеләргә хат 13:1
Әгәр кешеләр телендә, хәтта фәрештәләр телендә сөйләшә белеп тә, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бакыр яңгыравы яки тәлинкә чыңы кебек булыр идем.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:1
7
I Көринтлеләргә хат 13:2
Әгәр пәйгамбәрлек сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемнәрне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бер буш нәрсә булыр идем.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:2
8
I Көринтлеләргә хат 13:3
Әгәр бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, миңа берни ярдәм итә алмас.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:3
9
I Көринтлеләргә хат 13:11
Кечкенә чакта мин балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләр артта калды.
Explore I Көринтлеләргә хат 13:11
Home
Bible
Plans
Videos