1
Маттай 13:23
Изге Язма
TtrBBL
Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны аңлаучы кеше, ул җимеш бирә һәм уңышы йөзләтә, алтмышлата һәм утызлата була.
Compare
Explore Маттай 13:23
2
Маттай 13:22
Күгәнлеккә чәчелгәне исә – сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлык артыннан куу сүзне басып китә һәм ул уңыш бирми.
Explore Маттай 13:22
3
Маттай 13:19
Патшалык хакындагы сүзне ишетүче һәм аңламаучы һәркемнең йөрәгенә чәчелгәнне явыз иблис килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык.
Explore Маттай 13:19
4
Маттай 13:20-21
Ташлы урынга чәчелгән орлык исә – сүзне ишетү белән шатланып кабул итүче кеше ул. Әмма аның тамыры булмаганлыктан, түземлеге күпкә җитми. Сүз аркасында авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, ул бик тиз чигенә.
Explore Маттай 13:20-21
5
Маттай 13:44
Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинә тапкан, ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм, шатланып, бөтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган.
Explore Маттай 13:44
6
Маттай 13:8
Ә башка орлыклар уңдырышлы җиргә төшкән һәм йөзләтә, алтмышлата, утызлата уңыш биргән.
Explore Маттай 13:8
7
Маттай 13:30
Анысы да, монысы да урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак өстендә уручыларга әйтермен: „Яндыру өчен, иң элек тиле бодайны җыегыз һәм аларны көлтәләргә бәйләгез, ә игенне келәткә илтеп салыгыз“», – дип әйткән.
Explore Маттай 13:30
Home
Bible
Plans
Videos