1
Левиләр 26:12
Изге Язма
TtrBBL
Мин сезнең арагызда йөрермен, сезнең Аллагыз булырмын, ә сез Минем халкым булырсыз.
Compare
Explore Левиләр 26:12
2
Левиләр 26:4
яңгырын үз вакытында яудырырмын, һәм җир – үзенең уңышын, агачлар үзенең җимешен бирер.
Explore Левиләр 26:4
3
Левиләр 26:3
Әгәр Минем кагыйдәләрем буенча яшәсәгез, Минем боерыкларымны сакласагыз һәм үтәсәгез
Explore Левиләр 26:3
4
Левиләр 26:6
Илегезгә тынычлык җибәрермен. Йокларга ятканда, сезне һичкем куркытмас. Җирегездән ерткыч җәнлекләрне куармын, һәм сезгә кылыч янамас.
Explore Левиләр 26:6
5
Левиләр 26:9
Сезне кайгыртырмын, үрчемле итәрмен һәм ишәйтермен, сезнең белән төзегән Килешүемне үтәрмен.
Explore Левиләр 26:9
6
Левиләр 26:13
Мин – сезнең Раббы Аллагыз; кол булмасыннар дип, сезне Мисырдан алып чыктым, богауларыгызны өзеп ташладым һәм башыгызны горур тотарга мөмкинлек бирдем.
Explore Левиләр 26:13
7
Левиләр 26:11
Ә Минем торагым сезнең арада булыр, һәм сез Миңа җирәнгеч булмассыз.
Explore Левиләр 26:11
8
Левиләр 26:1
Үзегезгә потлар ясамагыз, сыннар яки изге баганалар утыртмагыз, табыну өчен, илегездә сырлы ташлар куймагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Explore Левиләр 26:1
9
Левиләр 26:10
Иген уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, узган елгы икмәкне ашап бетерә алмыйча, яңасына урын әзерләр өчен, искесен чыгарып ташларсыз.
Explore Левиләр 26:10
10
Левиләр 26:8
Сезнең бишегез – йөз дошманны, ә йөзегез ун мең дошманны куар, сугышта дошманнарыгыз сезнең кылычтан кырылыр.
Explore Левиләр 26:8
11
Левиләр 26:5
Сезнең уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, ашлык сугу – йөзем җыяр вакыт, ә йөзем җыю – ашлык чәчәр вакыт җиткәнче дәвам итәр; һәм сез икмәкне туйганчы ашарсыз, үз җирегездә имин яшәрсез.
Explore Левиләр 26:5
12
Левиләр 26:7
Дошманнарыгызны сез куып җибәрерсез – алар сезнең кылычтан һәлак булырлар.
Explore Левиләр 26:7
13
Левиләр 26:2
Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез, Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
Explore Левиләр 26:2