1
Левиләр 19:18
Изге Язма
TtrBBL
Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма; якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат. Мин – Раббы.
Compare
Explore Левиләр 19:18
2
Левиләр 19:28
Үлгән кеше истәлегенә тәнегезгә бернинди яра да, тамга да ясамагыз. Мин – Раббы.
Explore Левиләр 19:28
3
Левиләр 19:2
– Барча Исраил халкына игълан ит: «Изге булыгыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, изгемен.
Explore Левиләр 19:2
4
Левиләр 19:17
Туганыңа карата күңелеңдә дошманлык саклама; якыныңның гөнаһлары өчен җавап тотмас өчен, шелтәңне аңа ачыктан-ачык белдер.
Explore Левиләр 19:17
5
Левиләр 19:31
Әрвахларның рухын чакыручыларга мөрәҗәгать итмәгез, сихерчеләргә йөрмәгез, югыйсә алар сезне нәҗесләячәк. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Explore Левиләр 19:31
6
Левиләр 19:16
Үз халкың арасында гайбәт сатып йөрмә. Якыныңның тормышын куркыныч астына куйма. Мин – Раббы.
Explore Левиләр 19:16