1
Ягъкубтан хат 1:2-3
Изге Язма
TtrBBL
Имандашларым, төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип кабул итегез. Иманыгыз сыналу түземлек тудыруын сез беләсез бит.
Compare
Explore Ягъкубтан хат 1:2-3
2
Ягъкубтан хат 1:5
Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә.
Explore Ягъкубтан хат 1:5
3
Ягъкубтан хат 1:19
Газиз имандашларым, шуңа игътибар итегез: һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш
Explore Ягъкубтан хат 1:19
4
Ягъкубтан хат 1:4
Сезнең һичнинди кимчелекләрсез камил һәм бер бөтен булуыгыз өчен, түземлек үз эшен башкарып чыксын.
Explore Ягъкубтан хат 1:4
5
Ягъкубтан хат 1:22
Сүзне тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез.
Explore Ягъкубтан хат 1:22
6
Ягъкубтан хат 1:12
Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сөючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алыр.
Explore Ягъкубтан хат 1:12
7
Ягъкубтан хат 1:17
Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күк яктылыклары Атасыннан килә. Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый.
Explore Ягъкубтан хат 1:17
8
Ягъкубтан хат 1:23-24
Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үз йөзен көзгедән караучыга охшап кала: үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йөзенең ниндилеген шундук оныта.
Explore Ягъкубтан хат 1:23-24
9
Ягъкубтан хат 1:27
Аллаһы Ата Үз каршында саф, эчкерсез санаган табыну – ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау.
Explore Ягъкубтан хат 1:27
10
Ягъкубтан хат 1:13-14
Коткыга төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми. Һәркемне үзенең үк хайвани теләкләре вәсвәсәгә сала, алар аны кызыктырып алып кереп китә һәм тозакка эләктерә.
Explore Ягъкубтан хат 1:13-14
11
Ягъкубтан хат 1:9
Мохтаҗ имандаш үзенең югары дәрәҗәгә күтәрелүе белән горурлансын.
Explore Ягъкубтан хат 1:9